Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә иртә стадияләрдә яман шешне һәм шикәр диабетын ачыклау буенча мөһим фәнни тикшеренүләр үткәрелә

Экспериментны перспективалы тикшеренүләр фонды заказы буенча Көньяк федераль университеты үткәрә. Галимнәр өчен «Татнефть» медсанчастендә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Сыналучы биогибрид технологиясенең төп диагностикасын кимерүчеләр үткәрә. Алар хәтта әйләнә — тирә һавадагы иң аз үзгәрешләрне дә тоярга һәм кешедә социаль яктан әһәмиятле авырулар-ашказанының һәм үпкәнең яман шеше, шикәр диабеты, туберкулезның үсеш куркынычын югары төгәллек белән ачыкларга сәләтле.

 

Пациент трубкага сулый, пакетны һава белән тутыра, ул бокска керә, ә анда күсе урнашкан. Чөнки ул бик сизгер, ис буенча оча торган патоген матдәләр булуын аңлый. Алар организмда авырулар вакытында эшләнә. Кимерүче аны идентификацияли, аның баш мие реакция бирә, реакцияләрне сенсорлар эшкәртә һәм “маркер” матдәләр бармы, юкмы икәнен күрсәтә. Эксперимент өчен 300 теләге булган кеше сайлап алынды: алар 50 яшьтән өлкәнрәкләр, начар нәсел чирләре булганнар һәм тәмәке тартучылар.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса