Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яз - хроник авыруларның кискенләшү чоры

Әкрен генә яз килә. Кояш көннән-көн югары күтәрелә, ныграк җылыта, көннәр сизелерлек озыная, һавалар сафланып китә. Яшәргә, яратырга һәм иҗат итәргә теләк туа.

Табигать уяну белән бергә хроник авырулар да үзләре турында белдерә башлый. Шуңа күрә бу чорда сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу мөһим.

Яз көне нинди авырулар баш калкыта һәм аларның кискенләшүен ничек булдырмаска? Бу хакта без Әлмәт үзәк район хастаханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Нәсимә Габдрахманова белән сөйләштек.

 

Нинди авырулар кискенләшә?

Язгы чорда ашказаны- эчәк тракты, үт бүлеп чыгару системасы һәм ашказаны асты бизенең хроник авырулары: гастрит, эзофагит, холецистит, панкреатит, энтерит, колит кискенләшә. Шулай ук сулыш системасының хроник авырулары: синусит, фарингит, бронхит, бронхиаль астма һ.б. да үзләрен сиздерә. Умыртка һәм буын авырулары исәпләнгән артроз, спондилез, остеохондроз да яз көне ныграк борчый башлый. Аллергия һәм аутоиммун авырулар да язгы үзгәрешләр белән бәйле.

Һава торышы тотрыклы булмау, кешеләрнең тизрәк җылы киемнәрен саласы килүе сәбәпле ОРВИ, ОРЗ ише авырулар арта.

Кыштан соң витаминнар азлыгы да үзен сиздерә, кешеләрдә авитаминоз күзәтелә.

 

Үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга?

Беренче чиратта, азык-төлек рационына үзгәреш-ләр кертергә кирәк. Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе. Яшелчәләрнең гомуми күләмен тәүлегенә 500 г га кадәр җиткерегез. Эчемлекләргә килгәндә, үлән, җиләк-җимеш чәйләре эчәргә тәкъдим итәм.

Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип әйтергә ярата безнең халык. Ул дөрестән дә шулай. Физик активлыкка күбрәк игътибар бирегез. Әкрен генә атлап бару да - спорт. Саф һавада көненә кимендә 30 минут йөрү дә файдага булыр. Физик күнегүләр сәламәтлекне дә ныгыта, кәефне дә күтәрә.

Яз көне күпчелек авитаминоздан азаплана. Шуңа күрә бу чорда витаминнарга да игътибар итәргә кирәк. Табиб белән киңәшләшеп, поливитаминнар кабул итәргә мөмкин. Кардиологлар Д витаминын ел әйләнәсе кулланырга киңәш итә. Шуны истә тотыгыз: иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда.

Йокы режимы да организмга турыдан-туры йогынты ясый. Төннәрен йокысыз уздыручы кешеләр авыруга тиз бирешә. Берничә тәүлек рәттән яхшылап йок-ламаганда организмның вирусларга каршы торучанлыгы кими. Хроник авыру булган очракта, һичшиксез, табибка барырга һәм профилактик дәвалау курсы узарга кирәк, ә тагын да яхшырагы - сәламәтлегегезне шифаханәләрдә төзәтегез.

 

Витаминнар кирәк чак

 

Язның беренче ае тәмамланып килә. Димәк, азык-төлек рационына да үзгәрешләр кертергә кирәк дигән сүз.

Яз көне күпчелек кеше авитаминоздан азаплана. Бу хәл организмның кыш дәвамында ашаган азык белән бергә тиешле күләмдә витаминнар, кояш нурларын ала алмавына бәйле. Гадәттә, безнең кышкы рационыбыз күбесенчә бәрәңге, макароннар, камыр ашлары белән чикләнә. Витаминнарга бай булган яшелчә-җимеш кышын бик сирәк ашала. Мондый менюдан чыгып, гомуми хәлегез турында үзегез дә фикер йөртә аласыздыр.

Авитаминоз белән көрәшмичә булмый. Моның өчен туклану рационын үзгәртү, төрләндерү мөһим. Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда бар. А витамины йомырка сарысында, сыер маенда, кишердә, балыкта, бавырда, сыер итендә күп. В витамины - карабодайда, сөт ризыкларында, йомыркада һәм ногыт борчагында. С витаминына кәбестә, цитруслылар, петрушка һәм гөлҗимеш бай. Д витаминын диңгез балыгында, йомырка сарысында, сөт ризыкларында, кукуруз маенда, кайбер төр урман гөмбәләрендә табып була. Тәүлеклек Е витамины дозасын алуның нәтиҗәле ысулы - көнбагыш, чикләвек һәм үсемлек майларын рационга кертү. Шулай ук ул диңгез балыгында һәм диңгез ризыкларында бар.

Әлбәттә, бүген әзер витаминнар да сатыла, алар белән дә дефицитны «ямарга» мөмкин. Тик зыяны булмасын өчен табиб белән киңәшләшү зарур.

 

Резедә Шәмсуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса