Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтлеләргә пандемия чорында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр

Сәламәтлек саклау идарәсенең йомгаклау медицина советының киңәйтелгән утырышында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әлмәтлеләргә пандемия чорында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм лаеклы бүләкләр тапшырды.

Әлмәттә «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Тимур Нагуманов җитәкчелегендә беренче көннән бирле коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча штаб төзелде һәм барлык хезмәтләрнең дә  эше оештырылды. Көньяк-Көнчыгыш округка 8 район кергән, халык саны 560 меңнән артык.

Республика сәламәтлек саклау министрлыгы, нефтьчеләр, район эшмәкәрләре ярдәме белән медицина оешмаларына ИВЛ аппаратлары, пульсоксиметрлар, Бобров аппаратлары, медицина газлары өчен консолилар, лаборатор җиһазлар һәм заманча ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре бирелде. «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән кыска вакыт эчендә Әлмәттә ПЦР лабораториясе ачылды. Пандемиянең беренче көннәреннән үк районның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте эшләде.

Медицина хезмәткәрләре зур предприятиеләрдән, депутатлардан, кече бизнес вәкилләреннән, партия активистларыннан һәм тарафдарларыннан, гади битараф булмаган гражданнардан ярдәм алдылар. «Игелекле Әлмәт», «Бердәм Россия» партиясе волонтерлары, яшьгвардиячеләр һәм «Татнефть» волонтерлары, яшьләр дару препаратлары таратуда актив катнаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса