Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт табиблары йөрәккә операция ясаганда яңа ысул куллана башлаган

Әлмәттә медсанчасть табиблары йөрәккә операция ясаганнан соң күкрәк тотрыксызлыгын диагностикалауның яңа ысулын уйлап таптылар.

Белгечләр әлеге ысулны инде куллана башлаганнарпрактикага керткәннәр һәм операциядән соң  күкрәк читлекләренең хәрәкәтчәнлеген ультратавышлы ачыклауның яңа ысулын патентлаганнар. Яңа эшләнмәнең Россиядә 2021 елда игълан ителгән фән һәм технология елында тәкъдим ителүе символик мәгънәгә ия.

Медицина фәннәре докторы,  кардиохирургия бүлеге мөдире Нур Сибәгатуллин: «Күкрәк ультратавыш тикшеренүе ярдәмендә тәкъдим ителгән ысул иртә стадиядә башланган күренешләрне ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирә».

Әлеге методны ультратавыш диагностикасы кабинетларында гына түгел, пациент палатасында да кулланылырга мөмкин.

«Ысул төгәллеге, гадилеге, бөтен җирдә файдалану мөмкинлеге белән аерылып тора», дип хәбәр итә медсанчастьнең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса