Әлмәт район үзәк хастаханәсе республика конкурсында җиңде
12 мартта “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге бинасында “Милли проектлар: Татарстан – 2020” республика фотоконкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.
Анда Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин дә катнашты.
Әлмәт үзәк район хастаханәсе “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла торган “Иң яхшысы-балаларга” проекты белән конкурс лауреаты булды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа