Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда ковидтан прививка ясатканнарга махсус паспорт бирелмәячәк

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан татарстанлылар өчен махсус паспортлар яки QR-кодлар кертелмәячәк.

«Хәзерге этапта безгә әлеге вакцинациянең үтемле булуы, аның сыйфатлы итеп уздырылуы мөһим», - дип искәртте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Владимир Жаворонков әйтүенчә, федераль тәкъдимнәр килгәч мондый яңалык кертелергә мөмкин, әмма хәзер бу хакта фикер алышулар үткәрелми.

Бер генә прививка да инфекциядән 100 процентка саклый алмый, коронавируска каршы вакцина авыруның катлаулануын һәм үлем-китем очракларын булдырмаска мөмкинлек бирә, дип искәртте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

«Коронавируска каршы прививка ясаткан кешеләргә өстенлек бирү күздә тотылмый», - дип искәртте спикер һәм вакцинация узганнан соң да битлек кию һәм социаль дистанцияне үтәүнең мәҗбүри булып калачагын әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса