Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстан волонтерлары пандемия башланганнан бирле 40 меңнән артык заявка үтәгән

Волонтерлык проектларында катнашучы студентлар ординатурага кергәндә өстәмә баллар алалар.

Татарстанда «Волонтер-медиклар» хәрәкәте волонтерларының күп өлеше — КДМУ һәм республиканың медицина колледжлары студентлары, алар Covid-19га каршы көрәшкә үз өлешләрен кертәләр. Бу хакта оешманың төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Анна Макарова хәбәр итте.

"Волонтерлар термометриядә, хастаханәләр каршындагы колл-үзәкләрдә, шулай ук кабул итү-диагностика бүлекләрендә булышалар. Уку елына карап, волонтерлар йә кече шәфкать туташлары персоналына, йә табибларга ярдәм итәләр", - диде Макарова.
Аның сүзләренә караганда, ирекле ярдәмчеләрнең бер өлеше риск төркемендә булган татарстанлыларга азык-төлек һәм дарулар китерә.

Пандемия башланганнан бирле волонтерлар 40 меңнән артык заявканы үтәгән. Хәзер волонтерларга хакимият органнары да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса