Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ВИЧны җиңүгә йөз тотып

«Тест-мобиль»дә беренче көнне үк 43 әлмәтле аноним рәвештә бушлай кан тапшырды һәм үзенең ВИЧ-статусын белде. Бу әле проектның башы гына.

Калабызда 28 ноябрьдә Идел буе федераль округында халыкны агартуга һәм ВИЧ-инфекциягә каршы көрәшкә юнәлдерелгән киң колачлы «Җиңү өчен тест» проектын гамәлгә кую тантанасы узды.

Проект 1 декабрьдә билгеләп үтелүче Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне алдыннан үз эшен башлап җибәрде. Идел буе федераль округында ВИЧка каршы көрәшү буенча масштаблы мәгълүмат кампаниясе 16 ноябрьдә үк, Казанда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «ВИЧка тест: экспедиция 2020» проекты тәмамланганнан соң башланды. Яңа проект эстафетаны нәкъ менә аннан кабул итте дә.

«Җиңү өчен тест» «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы инициативасы буенча, Татарстанның сәламәтлек саклау учреждениеләре белән хезмәттәшлектә эшләтеп җибәрелде һәм Россия Федерациясе Президенты гранты акчаларына гамәлгә ашырыла. 27 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр «тест-мобиль»ләр Казанда, Яр Чаллыда һәм Әлмәттә булачак, аннары Идел буе федераль округының 9 төбәгенә юл тотачак (алар арасында Марий Эл, Башкортстан, Чувашия, Удмуртия республикалары һәм Ульяновск, шулай ук Киров, Самара, Оренбург өлкәләре бар). Алар килгән вакытта хәтта иң ерак авылларда яшәүче кешеләр дә бушлай һәм аноним рәвештә ВИЧка тест уза, шулай ук социаль хезмәткәрләрдән һәм кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрдән үзләрен борчыган сораулар буенча консультация ала алачак. Тәгаен кайчан киләчәкләрен белү өчен 8-800-243-25 номеры аша түләүсез кайнар линиягә шалтыратырга мөмкин. Шулай ук testtowin.com проекты сайтында яки «тест-мобиль»дәге QR-кодны сканерлап та бик күп файдалы мәгълүмат табарга була.

- Без яңадан-яңа таләпләр куелган уникаль вакытта яшибез, сәламәтлек һәр кеше өчен көннән-көн мөһимрәккә әйләнә бара. «Җиңү өчен тест» проекты кешеләргә ярдәм күрсәтәчәк, тест үтү, мәгълүматлы булу, консультацияләр, социаль ярдәм алу мөмкинлеге бирәчәк. Кешене проблемалары хәл ителгәнче озата барачак. Әлмәт - ул һәрьяклап үсә торган шәһәр, анда яшәүчеләр сәламәт булырга тели. Әлмәт районы муниципалитеты һәм җирле СПИД-үзәк тә проектны хупладылар. Без «тест-мобиль»нең сәламәтлек илчесе булуын телибез. Барыгызга да сәламәт булырга язсын. «Җиңү өчен тест» проектының исеме символик булыр һәм без 2021 елда ВИЧ-инфекцияне җиңүгә таба гаять зур адымнар ясарбыз дип өметләнәм, - дип белдерде тантанада ясаган чыгышында «Яңа гасыр» хәйрия оешмасы генераль директоры Лилия Таишева.

Ул билгеләп үткәнчә, РФ Президенты әлеге акциягә бүлеп биргән грант - «Яңа гасыр» фонды тарихында ВИЧ белән бәйле хезмәтләрне үстерүгә юнәлдерелгәннәре арасында иң зурысы.

ВИЧ-инфекция таралуга каршы көрәш аннан соңга кичектерелә алмый. 2019 ел азагында Россиядә миллионнан артык кешедә уңай нәтиҗә теркәлгән. Татар- стан буенча авыру таралу һәм авырулар саны күрсәткечләре Россия Федерациясе һәм Идел буе федераль округы белән чагыштырганда ике тапкырга кимрәк. Илебезнең әлеге золымга дучар булган 24 төбәгендә ВИЧ-инфекциянең барлык яңа очракларының 64 % ы теркәлгән. Шулар арасыннан биш төбәк «Җиңү өчен тест» проекты географиясенә керә.

- Безнең район сәламәт яшәү рәвешенә йөз тоткан акцияләрне актив рәвештә хуплый. Әлмәт районында яшәүче барлык кешеләрне ВИЧка тест узарга һәм «тест-мобиль» белгечләренең ки-ңәшләренә колак салырга чакырабыз, - дип билгеләп үтте балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә начальнигы Илнур Фәсхетдинов.

Республикада сәламәтлек саклау системасы, хакимият органнары һәм коммерциячел булмаган оешмаларның эше җайга салынган, бу югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. «Тест-мобиль»дә халык өчен кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил консультацияләре дә үткәрелә. Чөнки еш кына ВИЧ - ул айсбергның башы гына, ә аның артында тәгаен кешенең тәгаен проблемалары ята. Бары башкарма власть, амбулатор ярдәм органнары һәм иҗтимагый оешмаларның уртак эше генә билгеле бер нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итәчәк.

«Тест-мобиль»дә экспресс-тикшерүне үз эшенең осталары - СПИД-үзәк хезмәткәрләре үткәрә.

- Илдәге гади булмаган эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, социаль әһәмияткә ия авырулар белән актив көрәшүне дәвам итәргә кирәк. Алар арасында ВИЧ-инфекция аерым урын алып тора. Профилактик эш бик мөһим. Бүген һәр кеше үзенең ВИЧ-статусын белеп торырга тиеш. Бу - үз сәламәтлегеңә җаваплы карау дигән сүз. Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне быел «Халыкара бердәмлек, уртак җаваплылык» шигаре астында уза. Халык барлык нормалар сакланган, җылы «тест-мобиль»дә бушлай һәм аноним рәвештә диагностика үтә ала, - дип чарага йомгак ясады Әлмәт СПИД-үзәге җитәкчесе Раушания Усманова.

«Җиңү өчен тест» 2021 елда ВИЧка тест үткәрү буенча иң колачлы кампания булачак. Аның бурычлары ВИЧ-инфекцияле кешеләрне мәгълүматлы итү, аларга карата дискриминацияне киметү, профилактик чаралар күрүгә этәрүдән гыйбарәт.

1 декабрь көнне «Панорама» сәүдә-күңел ачу үзәгендә ВИЧ-инфекциягә түләүсез тест үтү оештырылды. Әлмәт СПИД-үзәге хезмәткәрләре 14.00-16.00 сәгатьтә барлык теләүчеләргә тест ясадылар.

 

Евгения Герасимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса