Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дарулар «ишек шакый»

Коронавирус яки хастаханәдән тыш пневмония белән авырган әлмәтлеләргә моннан соң кирәкле даруларны эзләп даруханәләр буйлап чабарга туры килмәячәк.

Өйдә дәвалану - кыйммәткә барып төшә торган эш. Җитмәсә соңгы вакытта авырулар еш кына табиб язып биргән препаратларны таба алмауларына зарлана. Кирәкле даруларны хәтта интернет аша заказ биреп тә табып булмый, ди алар. Шуны истә тотып һәм өйдә савыгырга тырышу стационарда дәваланудан кайтыш булмасын өчен дәүләт бөтен мәшәкатьләрне үз өстенә алды.

Амбулатор авыруларга ярдәм итү өчен Татарстанга федераль бюджеттан 146 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу акчалар коронавирус инфекциясе һәм хастаханәдән тыш пневмония симптомнары булган пациентларны, шулай ук әлеге диагнозлар инде куелган кешеләрне түләүсез дарулар белән тәэмин итүгә юнәлдереләчәк. «Сәламәтлек пакеты»на 12 төр дару керә. Үз белдекләре белән дәвалану тарафдарларына алар эләкмәячәк. Барысы да «табиб - фармацевт - волонтер - адресат» схемасы буенча башкарыла.

Даруларны ничек алырга?

1. Covid-19га яки пневмониягә шик туган очракта иң элек табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иң яхшысы - аны өйгә чакырту.

2. Әгәр авыру билгеләре расланса, әлеге исемлектән кайсы дарулар кирәк булачагын табиб мөстәкыйль рәвештә үзе хәл итә. Пациентка препаратларны кабул итү схемасын аңлатырга, аның ярамавын күрсәтүче билгеләре һәм теләмәгән нәтиҗәләргә китерү ихтималы турында сөйләргә тиешләр.

3. Алга таба медицина хезмәткәре электрон рецептны даруханә базасына кертә, анда дәвалау өчен кирәкле комплект формалаштырыла.

4. Волонтерлар - «чылбырда» соңгы буын. Нәкъ менә алар даруханәдән рәсмиләштерелгән заказны барып алалар. Даруларны авыруга илтеп бирү өчен билгеләнгән вакыт 24 сәгатьтән дә артык булырга тиеш түгел.

Кемнәр китереп бирә?

Авыручы кешеләргә ярдәм итү өчен безнең шәһәрдә «Игелекле Әлмәт» штабы яңадан эшли башлады. Бүгенге көндә ул 50 волонтерны берләштерә. Болар - студентлар, эшләүче яшьләр һәм 18 яшькә җиткән битараф булмаган барлык гражданнар. Даруларга заявкалар өч поликлиника табибларыннан электрон формада килә. Аларны волонтерлар арасында бүләләр. Һәркайсы тиешле даруханәгә барып, даруларны ала да адрес буенча авыруга илтеп бирә.

Дарулар илткән вакытта барлык саклык чаралары күрелә. Волонтерлар битлекләрдән эшли. Аларга фатирга керү тыела, шуңа күрә китерелгән препаратларны алар ишек янына куялар яки ишек тоткасына эләләр. Аннан соң волонтер ишекне шакый һәм метр ярым ераклыкка арырак китә. Пациент ишекне ачып пакетны ала, ә курьер, элеккечә үк, дистанцияне саклап, фотоотчет ясый, аны шунда ук Яшьләр үзәгенә яки кураторлык итүче волонтерга җибәрә.

- Волонтерлар «корона», пневмония белән авыручы яки шуларга охшаш симптомнары булган кешеләргә дару илтүләрен аңлыйлар. Авыру йоктыру куркынычы бар, әмма берәү дә моннан курыкмый. Һәркем шуны аңлый: без булмасак, кем? - дип сөйли ирекле ярдәмчеләр/волонтерлар белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплы Виктория Борисова.

2 декабрьгә булган мәгълүматларга караганда, «Игелекле Әлмәт» 60 кешегә түләүсез дарулар илтеп тапшырган инде.

 

Белешмә

Өйдә дәваланучыларга бушлай бирелә торган дарулар исемлеге:

Фавипиравир

Гидроксихлорохин

Умифеновир

Ривароксабан

Апиксабан

Амоксициллин

Азитромицин

Дексаметазон

Преднизолон

Метилпреднизолон

Левофлоксацин

Интерферон

 

 

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса