Әлмәт таңнары

Һөнәре дә әни кебек җаваплы һәм саваплы

Җир йөзен аклык, сафлык биләп алды. Шундый мизгелдә кешелек изге җанлы, ак күңелле Әниләр көнен билгеләп үтә. Бәйрәм белән!

«Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке Ана булуда», дип язган үз вакытында Һади Такташ. Моңардан да акыллы итеп әйтеп булмыйдыр.

Әйе, бүген кыйммәтләр үзгәрде. Тик тормышта мәңге үзгәрмәскә тиешле, кешелек бервакытта да онытырга хакы булмаган изге төшенчәләр бар. Бүген мин шуларның икесенә тукталасым килә. Чөнки аларның һәр икесе дә бер кешедә гәүдәләнә. Әни һәм табиб. Һәр икесеннән дә без бик күпне өмет итәбез, могҗиза көтәбез. Алардан аклык, сафлык, җылылык бөркелә.

Табиблар да кешеләр. Аларның да үз тормышлары, борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары бар. Без әлеге һөнәр ияләреннән күпне таләп итәбез. Аларны өсләренә кигән ак халатларыдай ак, саф, чиста, эчкерсез итеп күрәсебез килә. Бәлки аларның һәр-кайсының җанында шул һөнәрне сайлаганнары өчен эчке бер шатлык, горурлык йөридер.

Әлеге һөнәр гел башка. Ул һөнәр әни кебек. Саваплы да, җаваплы да. Гомернең һәр минуты, секунды көрәшкә багышлана. Ничә тапкыр һөнәри осталык, белем, тәҗрибә, кешеләргә булган мәхәббәт һәм үз-үзеңә ышаныч тантана итә. Ә ничә тапкыр гомер өчен барган көрәштә җиңелү сагалый, кабат көрәшкә керергә ихтыяр көче какшый. Инде булды, инде бу көрәштә дә җиңдек дигәндә генә, мәрхәмәтсез үлем адында көчсез булып, чарасызлыктан күзләреннән яшь тама.

Аның һәр көне эзләнүдә, ул һәр көнне көрәшкә бара. Балаларын, газизләрен укуга, эшкә озата да, кемнәрнеңдер газизләре, аларның гомерләре өчен көрәшергә бара. Һәр авыруны бөтен нечкәлекләре белән үз йөрәге, үз җаны аша үткәрә. Әгәр дә аның кулы түгел, ә җаны тупасланса, күңелен авыруларга карата битарафлык биләп алса, ул көрәшә алмас иде. Аның күзләрендә битарафлык күрсә, ничек итеп авыру үзенең савыгуына ышанырга мөмкин? Ак халатлы фәрештәдә ышаныч күрсә генә тереләсенә инана авыру.

Әйе, табиб булу - ул Аллаһыдан бирелгән сәләт, бүләк. Югары уку йортын тәмамлаганлыкка алган диплом ул икенче, ул гел башка. Чын табиб булу күпләрнең кулыннан килми. Аларга алкышлар яудырмыйлар, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре дә бирмиләр. Ләкин аларның музыкантлардан, җырчылардан бер өстенлеге бар. Үзләре яшәү биргән, гомер өстәгән, кояш яктысын күрсәткән авырулары белән чын табиб яңадан туа. Ә андыйлар аз түгел. Лилия Зәкәрия кызы Нургатина шундыйлардан.

Кечкенә генә, чандыр гәүдәле, тик авыруларга яшәү көче бирергә сәләтле зур йөрәкле ханымны шәһәрдә һәм районда гына түгел, ә күрше районнарда да беләләр. Моңа иманым камил. Чөнки ул табиб буларак кына түгел, ә кеше буларак авыруларга җан җылысын бирә белә. Аны эзләп, сорап башка районнардан килгәннәрен үз күзләрем белән күргәнем бар. Юк, ул ниндидер төче сүзләр сөйләп юатмый. Ләкин янәшәңә утырып әйткән бер сүзе, акыллы карашы кешегә гомер өсти.

Ул һәр авыруга дәва, йөрәгенә ачкыч таба. Беркайчан ашыкмас-кабаланмас, төгәл, үзенең ныклы фикере, һөнәри тәҗрибәсе, тирән гыйлеме булган табиб. Авырулар, хезмәттәшләре өчен ул шундый булса, кызы Ләйсән белән улы Алмаз өчен яраткан әни, дус, сердәшче. Өйдә балаларына биргән җан җылысы авыруларга да кала. Эшендәге аруларын исә өендәге ике өмете, ике шатлыгы бик тиз оныттыралар. Чөнки алар белән башка дөньяга эләгә, алар белән Әни булу бәхете яши.

Ә бит язмыш Лилия Зәкәрия кызын көтмәгәндә тез астына сугып сыный. Шулай да мишәр кызын хәсрәт тезләндерә алмый. Аңа Ходай сабырлыкны, ихтыяр көчен, кешеләрне, тормышны ярату хисен, кичерә белү сәләтен мулдан биргән. Ул тагын да нык, көчле булып алга атлый. Балаларына әти дә, әни дә була. Җиденче сыйныфта укучы Ләйсән әнисе юлыннан китәргә, табиб һөнәрен сайларга тели. Бирсен Ходай! Әнисе кебек яхшы табиб бервакытта да кирәксез булмас. Аларга өстәп, матурлык, төсләр дөньясы - рәсем сәнгате Ләйсәннең иң яраткан шөгыле. Алмаз күңеленә исә математика фәне якын. Өченче сыйныфта гына булса да, ул инде үзен бөек математик итеп хис итә. Болар барысы да әни тырышлыгы!

Реклама

Өй җылысын бик ярата Лилия ханым. Тәмле-тәмле ризыклар әзерләп балаларын, якыннарын сыйлау аңа җан рәхәте бирә. Җаны яхшылык белән тулганга, кешеләрдә гел матурлык кына күрә ул. Шулай булмаса, кеше кайгысына битараф, ваемсыз булып ничек яшәмәк кирәк?!

Лилия Зәкәриевна турында яза башлауга, шушы хикәят хәтергә төште.

Аллаһы Тәгалә бер авыруны диңгез буена алып барган. Һәм алар комда ике пар аяк эзе күргәннәр. Бер пар эз комда ярылып ята, нык басып барганы күренеп тора. Ә икенче пар эз урыны-урыны белән бер дә күренми.

- Бу эзләрне син күрәсеңме? - дигән Аллаһ авыруга.

- Әйе. Вакыт-вакыт син мине ташлап киттең. Шуңа күрә урыны белән бер генә пар эз, - дигән авыру.

- Юк, - дигән Аллаһы Тәгалә. - Алары аның синең эзләр. Ул вакытта мин сине кулларымда күтәреп барган идем, - дигән.

Әйе, табиб булып туарга кирәк. Ә Лилия Нургатина шундый булып туган. Аллаһ аны шулай яраткан. Ә ул ялгышмый.

Лилия НУРГАТИНА. 1988 елда Әлмәт районы Елховой урта мәктәбен тәмамлый. 1988-1990 елларда Яр Чаллы медицина училищесында укый. 1990-1996 елларда Әлмәт шәһәренең туберкулезга каршы диспансерында шәфкать туташы булып эшли. 1996-2002 елларда Казан дәүләт медицина университетында белем ала. 2002 елдан бүгенге көнгәчә Әлмәт үзәк район хастаханәсенең 1 нче терапия бүлегендә табиб-кардиолог булып эшли. Сентябрь аеннан вакытлыча булдырылган йогышлы авырулар госпиталендә хезмәт куя.

 

Рәфкать Шаһиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: