Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә коронавируска анализ тапшырып була

Әлмәтнең 3 нче поликлиникасы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Алсу Суфиянова хәбәр иткәнчә, Әлмәттә коронавируска анализ тапшырып була.

"Коронавируска анализларны Роспотребнадзор күрсәтмәсе булган очракта чит илдән килүчеләргә тапшырырга кирәк. Күрсәтмәдә аларның кайчанга кадәр тикшеренү узачаклары һәм карантинның вакыты язылган", - дип җавап бирде Алсу Хәмитова. 

3 нче поликлиниканың эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары, табиб-эпидемиолог Ләйсән Гаврилова әлеге сүзләрне раслады. Ул шулай ук бүгенге көндә бары тик чит илдән килүчеләрдән генә 10 көнлек күзәтүгә күрсәтмә буенча кан алынуын билгеләде.

Әлмәт районында андый очраклар юк. Роспотребнадзор күрсәтмәләрне һәр көнне җибәрә. 

Анализлар өйдә тапшырыла. Процедура болай уза: йоткылыктан һәм борыннан мазок алына. Шуннан соң алар һәм бәвел анализы Казанга җибәрелә. Чит илләрдән килүчеләр өчен бу процедура бушлай уздырыла.

Фото:архив

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса