Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

16 яшьлек үсмернең гомере ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында өзелә

Хәзер бу уңайдан тикшерү бара.

16 яшьлек укучы әти-әнисе белән Актаныш районының Байсар авылында яшәгән.21 февральдә аның хәле начарланып китә, температурасы күтәрелә. Өч көннән соң үсмер Актаныш үзәк шифаханәсенә югары температурасы һәм аягы авыртуы белән мөрәҗәгать итә. Табиблар аны дәваланырга дип өенә кайтарып җибәрә. 27 февральдә малайның хәле начарлана. Әти-әнисе аны кабат шифаханәгә алып китә. Авыр хәлдә биредә бер тәүлек булганнан соң аны Яр Чаллыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы белән озаталар. Юлда барганда укучы үлә. Ярып карау үсмернең үлүенә сепсис сәбәпче булуын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса