Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Татарстанда балаларга вакцина ясау эше яңартыла

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Потяшина хәбәр иткәнчә, 12 майдан Татарстанда ике юнәлеш буенча барлык медицина оешмалары эше яңартылачак.

Беренче юнәлеш - махсус төркемнәрне алдан язылу һәм барлык иминлек чараларын үтәп, медицина тикшерүе үткәрү. Аларга азык-төлек продуктлары, эчәргә яраклы су җитештерү һәм сату, балалар тәрбияләү һәм укыту, коммуналь һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәләрендә эшләүче кешеләр керә.
Роспотребнадзор җитәкчесе хәбәр иткәнчә, икенче юнәлеш балаларга планлы вакцина ясау эшен яңартуны үз эченә ала. 

Моның өчен балалар поликлиникасы хезмәткәрләре вакцина ясау срогы җитүчеләрне ачыклап, аларны алдан язылу буенча участокларга чакырырга тиеш. Поликлиникаларда чиратлар хасил булуына юл куелмаска тиеш.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса