Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

14 ноябрь - Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көне

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, бүгенге көндә җир шарында шикәр чире белән авыручы 180 миллионнан артык кеше яши.

2030 елга әлеге сан икеләтә артык булырга мөмкин дип кисәтә белгечләр. Шикәр чире бөерләрнең дөрес эшләмәвенә сәбәпче булырга мөмкин. Шулай ук ул йөрәк авырулары һәм инсульт барлыкка килү куркынычын да арттыра. Шикәр чирле кешеләрнең 50%ы йөрәк-кан тамыры авырулары нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлаша. Белгечләр фикеренчә, кирәкле гамәлләр күрелмәгән очракта, алдагы 10 елда әлеге авыру белән бәйле үлем-китемнең 50%ка арту ихтималы бар.
1991 елның 14 ноябреннән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм халыкара шикәр чире ассоциациясе тарафыннан Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көне билгеләп үтелә. Аның барлыкка килүе әлеге киң таралыш алган авыруга каршы тору программасын эшләү белән бәйле. Шикәр авыруын дәвалау тарихы 1922 елда башлана. Канаданың яшь галиме Фредерик Бантинг инсулин инъекциясен уйлап таба һәм беренче тапкыр аны кулланып, 14 яшьлек малайның гомерен саклап калуга ирешә. Бантинг әлеге даруны җитештерү хокукын Торонто университетына тапшыра. Нәтиҗәдә массакүләм инсулин җитештерү эше башланып китә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көнен инсулинны уйлап табучының туган көнендә, ягъни 14 ноябрьдә билгеләп үтәргә дигән карарга килә. Ә Бантингка һәм аның хезмәттәше Маклеодка Нобель премиясе тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250