Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Рөстәм Насретдинов: «Ифтарда организмны су һәм җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, яшелчә белән тәэмин итү зарур»

Уразаны хәленнән килгән һәркем тота ала. Мәгълүм ки, монда яшь, җенес, һөнәр, вазифа мөһим түгел, бары тик теләк һәм сәламәтлекнең нык булуы кирәк.

Көн дәвамында бер йотым су, бер тәгам ризык капмыйча ураза тоту, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Шулай да Аллаһы Тәгалә кешеләргә җиңеллеген бирә. Әмма күпләр бу чорда дөрес тукланмау нәтиҗәсендә кыенлыклар кичерә, сәламәтлекләренә хилафлыклар китерә, хроник авырулары булганнарда алар кузгала, өзлегүләр барлыкка килә. Зыянга караганда, файдасын тою өчен дөрес туклануга аеруча игътибар бирү сорала –

табиблар шушы фикердә. Табиб-пульмонолог, гастроэнтеролог Рөстәм Насретдинов үз Инстаграмында бу уңайдан аерым пост та урнаштырды. Ул сәхәрдә озак эшкәртелә торган ризыклар кабул итәргә киңәш итә. Ит, балыкның майлы булмаган төрләре, йомырка, ярмалар, чикләвек, кипкән җиләк-җимеш, бодайның каты сортларыннан ясалган макарон белән туклану файдалы дип билгели табиб.

- Иртәнге якта ашаганчыга кадәр 20-30 минут кала су эчәргә кирәк, чөнки ризык кабул иткәннән соң, организм өчен су эчү яхшы түгел, - дип билгели Рөстәм Насретдинов. – Ифтарда исә, беренче чиратта, организмны су һәм клетчатка – җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, яшелчә белән тәэмин итү зарур. Әлеге продуктлар ашказаны-эчәк тракты, эчәкләрнең яхшы эшчәнлеге өчен кирәк. Димәк, иртән озак эшкәртелүче, кичен җиңел үзләштерелүче азык-төлек куллану файдалы.

Гадәттә, ураза тотучыларның күпчелеге баш авыртуыннан зарлана. Бу глюкоза җитмәү нәтиҗәсе. Табиб берничә көннән соң организмның моңа күнегәчәген әйтә. Су һәм азык җепселләре җитмәве эк катуга китерергә мөмкин. Кичен күп итеп һәм югары калорийлы азыклар белән туклану холецистит, панкреатит, гастрит, язва авыруларының баш калкытуына ишарәли. Шуңа да һәркем үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга тиеш.

Тоткан уразалар кабул булсын!

Гөлназ Гыйззәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса