Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

"Татнефть" компаниясеннән балаларга ярдәм

24 апрель көнне перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенә "Татнефть" тарафыннан күкрәк балалары, өлкәнрәк сабыйлар һәм яшүсмерләр өчен төрле диаметрдагы 50000 лацент тапшырылды.

Әлмәт үзәк район хастаханәсе компаниядән моңа кадәр 10000 ланцет бүләк итеп алды. 

Дәвалау учреждениеләрен әлеге материаллар белән тәэмин итү карары нефть холдингы җитәкчелеге тарафыннан "Татнефть" ААҖ һәм шәһәр медсанчастенең үсеш стратегиясен эшләү"  проектының өченче этабын гамәлгә ашыру буенча киңәшмәдә кабул ителде.

Моңа кадәр капилляр канны алу өчен скарификаторлар кулланылган. Тик аларны куллану авыртулы процедура булган, бигрәк тә күкрәк яшендәге балалар өчен. 

Хастаханәләргә тапшырылган ланцеталар пластик корпустан гыйбарәт. Анда юка гына энә куелган. Кан алганда бернинди көч таләп ителми, авыртуны тою да әз генә сизелә. Тән тукымасына да минималь җәрәхәтләр китерелә. 

"Безнең хастаханә күптән заманча чыгым материалларына мохтаҗ иде, - дип сөйләде Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Разия Галиева. - Элек процедураларны башкарган сикерикаторлар тишем дәрәҗәсен билгеләми иде. Хәзер тишемне баланың яшенә туры килгән озынлыкта һәм киңлектә ясап була. Тапшырылган ланцетлар безгә якынча ике елга җитәчәк"

Медсанчастька да 8000 нән артык ланцет тапшырылган. 

Елена Филатова
Иван ТКАЧЕНКО 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса