Әлмәт таңнары

Йөрәк ритмы җайга салынды

8 июньдә республиканың көньяк-көнчыгышы медицина учреҗдениеләре тарихында зур вакыйга булды. Бу көнне "Татнефть" ААҖ медсанчастенда йөрәк ритмы бозылган авыруга уникаль операция ясалды - йөрәк ресинхронлаштыру җайланмасы имплантацияләнде.

Медицина фәннәре докторы, И.М.Сеченов исемендәге Беренче МГМУның йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедрасы профессоры Н.М.Неминущий катнашында узган йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмаган пациентны хирургия юлы белән дәвалау буенча мондый мастер-класс безнең төбәктә беренче тапкыр үткәрелде. Бу яңа югары технологияле медицина операциясен үзләштерү этапларының тагын берсе булды. Әлеге мастер-класста катнашкан табиблар журналистлар белән дә очрашты.

Очрашуны ачып, медсанчастьнең баш табибы М.Х.Закирҗанов "Татнефть" ААҖнең медицина проблемаларына да аңлаешлы якын килүен, компания ярдәме белән бер ел эчендә 8 катлы хирургия комплексы төзелүен, аның заманча җиһазлар белән тәэмин ителүен, яңа бүлекләр пәйда булуын җиткерде. 2008 елдан башлап биредә бихисап югары технологияле операцияләр ясалган. Катлаулы операцияләрне үзләштерү бүген дә дәвам итә.

Аритмия - йөрәк патологиясенең бер юнәлеше. Медсанчасть базасында тахиартимия (тиз йөрәк ритмы) белән авыручыларны хирургия юлы белән дәвалау 2011 елдан мөмкин булган. Узган ел биредә беренче тапкыр 30 операция - РЧА (радиочастотная абляция) ясалган. Мөнир Хәләфович "Татнефть" компаниясе ярдәме белән мондый операцияләр ясау өчен махсус җиһазлар сатып алынуын билгеләп үтте. Операцияләрнең барысы да республикада яшәүчеләргә югары технологик медицина ярдәме күрсәтү программасы кысаларында уздырыла. Бу Татарстанда яшәүче һәркем өчен аның бушлай булуын аңлата. Операция наркозсыз һәм тәнне кисүсез генә ясала. Авыртуны бетерә торган чара урында гына куллана. Пациент берничә көннән шифаханәдән чыгарыла. 4 июньнән 6 июньгәчә медсанчасть шартларында операция ясалган 12 пациентның 10 ысы инде өйгә җибәрелгән. 8 июньдә медсанчастьтә беренче тапкыр йөрәк ресинхронлаштыру терапиясе җайланмасы имплантацияләнгән Азнакай кешесенең дә кәефе әйбәт.

Н.М.Неминущий операциянең уңышлы узуын, мондый технологияле әлеге алым киләчәктә дә бик күп тапкыр кулланыр дип ышануын җиткерде. Ул медсанчасть җиһазларының иң югары дәрәҗәдә, заманча һәм бик кыйммәтле, тулы бер комплекс, табибларның талантлы һәм профессионал булуларын да билгеләп үтте.

Республика йөрәк ритмы бозылуын диагностикалау һәм дәвалау үзәге җитәкчесе, РКБның 1 нче ФД бүлеге мөдире Ю.Э.Терегулов мондый технологияләрне кертүнең күп кешенең гомерен саклап калачагын искәртте. "Без биредә күптән эшлибез. Бу тупланган команда эше. Аларның барысы да бер-берсен яхшы аңлый. Шушындый бригада төзү катлаулы операция ясарга мөмкинлек бирде. Әлмәткә килү вакытында ун муниципаль районнан кардиологлар, функционистлар, терапевтлар чакырып мәктәп оештырдык. Бу һәрвакыт яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен эшләнде. Киләчәктә дә бу мәктәпләр дәвам итәчәк. Быелга бурыч - тормышка куркыныч янаган йөрәк ритмы бозылуын дәвалау буенча дөньядагы барлык технологияләрне тормышка ашыру. Татарстан Республикасы аритмология ярдәмен оештыруда уникаль урын алып тора. Республикада югары технологияле өч үзәк төзелде. Болар - Казанда,Чаллыда һәм Әлмәттә. Аларның барысы да кирәкле җиһазлар белән дә, методик яктан да тигез коралландырылган. Менә шулар нигезендә аритмиядән интегүчеләргә кичекмәстән ярдәм күрсәтү оештырылачак. Татарстан Россиядә беренче булып бу проблеманы чишүгә системалы якын килде", - диде ул.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Г.Хәйруллин яңа технологияләр кулланып кеше гомерен озынайтучыларга муниципалитет җитәкчелеге исеменнән рәхмәтен белдерде, мөмкинлекләр булуына басым ясап, ирешелгәннәр белән генә туктап калмаска чакырды.

Катлаулы операциядә катнашкан команда әгъзалары да фикерләре белән уртаклашты. Алар шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрне авыру билгеләре беленү белән үк табибларга мөрәҗәгать итәргә чакырдылар. Хәзер, белгәнебезчә, чит төбәкләргә, чит илләргә барасы юк. Йөрәкнең ритмы бозылуын ничек белергә соң? Йөрәк кыскаруларының ешлыгы минутына 200 булып, йөрәк тибеше өянәге булырга, бу очракта хәтта аңны югалтырга, хәлсезлек, тир бәреп чыгу, артериаль басым төшү күзәтелергә мөмкин. Өянәкнең тормышка куркыныч ясап, тәүлегенә берничә тапкыр кабатлануы да ихтимал. Табиблар яшьләр арасында да тахикардиянең еш күзәтелүен әйттеләр.

И.Апачаева.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров