Әлмәт таңнары

Тимрәү белән хәл-торыш кискен

Шәһәребездә микроспория (тимрәү) авыруы һаман да кискен булып кала бирә. Быелның 6 аенда авыруны 147 кеше йоктырган. Узган елның шушы чорында әлеге сан нибары 47 генә булган.

Кызганыч, алар арасында күпчелекне балалар алып тора - 70,1 %. Бу аңлашыла да, гадәттә, алар этләр-мәчеләр белән уйнарга ярата. Әмма дуслыкның аяныч нәтиҗәләргә китерү ихтималы бик зур. Өлкәннәр исә бу хакта һич кенә дә уйланмый. 10 июль көнне сәламәтлек саклау идарәсендә булып узган матбугат конференциясендә белгечләр әнә шуңа басым ясады.

Тәрбиягә алган йорт хайваннарыннан ару-талу аларны урамга чыгарып җибәрүгә килеп терәлә. Ачлыктан үлмәс өчен артык җаннар чүплекләрдә тукланырга, подвалларда яшәргә мәҗбүр була. Әлеге мохит микроспория авыруының таралуына менә дигән җирлек булып тора. Урамга уйнарга чыккан балалар, әлбәттә, нәни песи-эт балаларын сыйпап булса да карый, кайберләре ашатыр, җылытыр өчен фатирларына да алып керә. Алай эшләмәгән очракта, инфекция кием аша балага, башка гаилә әгъзаларына да йогарга мөмкин.

Белгечләр белдергәнчә, тимрәү авыруы җәйге чорда үсеш ала, октябрь-ноябрь айларында аеруча арта. Кешедә авыруның беренче билгеләре (хайваннардан күчкән очракта) 5-7 көндә, (кешедән кешегә) 4-6 атнада күренә башлый. Табиблар дәвалауны кичектермәскә киңәш итә, чөнки микроспория хроник төс алырга мөмкин.

Тире-венерология диспансеры поликлиникасы мөдире Юрий Батрасов балаларның бигрәк тә оешкан коллективларда авыру йоктыруларын бәян итте. Мисал өчен, 93 очрак шундый урыннарда теркәлгән. Ә өлкәннәр арасында күпчелек эшләүчеләр авыруга дучар була икән. Гадәттә, тимрәүнең (91,2 %) шәһәрдә киң таралуы күзәтелә, авыл халкы бу мәсьәләдә, димәк, игътибарлы булуы белән аерылып тора, гәрчә алар йорт хайваннары белән ешрак аралашсалар да.

Бүген тире-венерология диспансерында 22 бала, 12-15 өлкән яшьтәге кеше дәвалау курслары үтә. Юрий Батрасов көн саен 3-4, кайчакларда 7 очрак ачыклануын әйтте.

Матбугат конференциясендә йорт хайваннары асраучыларга ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итеп прививкалар ясатырга кирәклеккә басым ясалды. Микроспория билгеләре барлыкка килгәндә кичекмәстән белгечләргә хәбәр итү зарур. Ветеринария оешмасының ветеринар табиб-эпизоотологы Раил Зарипов шалтыратулар булганда, билгеле адрес буенча фатирга килү мөмкинлеге барлыгын да билгеләде.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе Әлмәт территориаль бүлеге начальнигының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Ирина Хәйруллина сүзләренә караганда, авыруны профилактикалауның төп чарасы - ул йорт хайваннарына ясалган привикалар күрсәтелгән паспортлар бирү. Мондый тәҗрибә республиканың башка шәһәрләрендә кертелгән инде. Ирина Хәйруллина ассызыклаганча, бу эшне ТСЖ һәм ЖЭУ хезмәткәрләре башкарырга тиеш. Муниципаль район буенча бүгенгә йорт хайваннарына 572 паспорт тапшырылган. Әлеге алым ел саен дүрт аяклы дусларга прививкалар ясап, авырулардан саклап калуга китерә. Мәсьәләнең икенче ягы да бар, прививкасыз эт-песиләрен чит илгә алып чыгарга теләүчеләргә дә киртәләр куела.

Проблема зур, авыру чигенергә уйламый һәм аны чишүне бары тик службаларга, белгечләргә генә аударып калу дөрес булмас иде. Әлмәтлеләрнең әлеге мәсьәләдә битараф булмауларына ышанып калабыз. Бигрәк тә йорт хайваннарын урамнарына чыгарып җибәрмәсәгез иде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров