Әлмәт таңнары

Судан аерылмагыз!

Җәй бар көченә хакимлек итә, җәмәгать. Термометр өскә "сикерә", кояш кыздыра - рәхәт! Әмма әлеге һава торышы сәламәтлегебезгә начар йогынты ясый.

16 июль көнне шәһәребездәге медицина учреждениеләре белгечләре белән булып узган матбугат конференциясендә кояш һәм эссе сугуны профилактикалау чаралары, эсседә үзеңне тоту кагыйдәләре, ашау-эчү тәртибе турында мәгълүмат җиткерде.

Артык эсселекне, һаваның озак вакыт алышынмавын организм авыр кичерә. Хәлсезлек, талчыгу, күңел уйнау, укшыту, баш әйләнү, күз аллары караңгылану - болар барысы да кояш астында баш киемсез йөрүнең беренче билгеләре. Кайчакларда кеше аңын югалтып егылырга мөмкин. Бу очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Беренче ярдәм күрсәтергә туры килгәндә авыруны салкынча, күләгәле урынга яткыру, күлмәк якасын ычкындыру, башына салкын суда чылатылган тастымал ябу, әлбәттә, су эчертү зарур.

Медицина профилактикасы үзәге табиб-кардиологы Эльвира Низамова йөрәк һәм кан тамырлары системасы сәламәт булмаган авыруларның аеруча эссе сугуга тизрәк бирешүчән булуларын ассызыклады. Көненә 3 литр, бөерләр начар эшләгәндә 1,5 литр су эчүне җәйге чорда һәркем гадәткә кертергә тиеш. Ләкин газландырылган, баллы сулар, квас кебек сыеклыклар түгел, ә чиста суга өстенлек бирергә киңәш итә белгечләр. Ә менә авыр эшкәртелә торган ризыкларны куллануны, киресенчә, киметү кирәк.

Бигрәк тә өлкән буын вәкилләренә әлеге чорда үзләренә бик игътибарлы булу сорала. Медицина учреждениеләренә соңгы вакытларда мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесен әби-бабайлар тәшкил иткән. Кан басымын үлчәми генә, дару төймәләре эчү кайберләренең сәламәтлеген тагы да какшаткан.

Исерткеч эчемлекләр белән күп мавыгучылар, шулай ук чамадан тыш физик күнегүләр белән шөгыльләнүчеләр дә эссе көннәрдә үзләренә зыян китерергә мөмкин. Шуңа күрә эссе сугып авыр хәлдә калмас өчен чама белергә кирәк.

Гадәттә, балалар уен белән мавыгып, кояш астында көннәр буена йөри. Перинаталь үзәге булган балалар шифаханәсенең сәламәтлек үзәге мөдире Гөлнара Шәфыйгуллина нәниләрнең ялгызларын гына урамга чыгарып җибәрмәскә кирәклеккә тагын бер тапкыр басым ясады.

Матбугат конференциясендә кондиционерларның зыяны турында да әйтелде. Декабрь ае белән чагыштырганда июльдә салкын тидереп шифаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр быел бигрәк тә күп булган. Бу мәсьәләдә дә, димәк, игътибарлы булу зарур.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Фото: http://blog.fontanka.ru/posts/77125/

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров