Әлмәт таңнары

Сәламәтлегегезне саклагыз

Аз гына суыклар башландымы, тирә-юньдәгеләр йөткерә, төчкерә башлый. Шуңа да бу чорда организмның йогышлы авыруларга каршы тора алучанлыгы турында кайгырту мөһим. Әгәр сез ел әйләнәсендә иң ким дигәндә дүрт тапкыр авырыйсыз икән, бу иммунитетның төшүе турында сөйли. Сау-сәламәт кешенең дә авыруларга каршы торучанлыгы кимергә мөмкин. Моңа төрле факторлар тәэсир итә...

Аз гына суыклар башландымы, тирә-юньдәгеләр йөткерә, төчкерә башлый. Шуңа да бу чорда организмның йогышлы авыруларга каршы тора алучанлыгы турында кайгырту мөһим. Әгәр сез ел әйләнәсендә иң ким дигәндә дүрт тапкыр авырыйсыз икән, бу иммунитетның төшүе турында сөйли. Сау-сәламәт кешенең дә авыруларга каршы торучанлыгы кимергә мөмкин. Моңа төрле факторлар тәэсир итә ала:
- дөрес тукланмау;
- стресс. Йокы туймау, физик һәм эмоциональ киеренкелек организмны соң чиккә җитеп эшләргә мәҗбүр итә, нәтиҗәдә иммунитет какшый;
- төрле хроник авырулар, дарулар, мәсәлән, антибиотиклар иммунитетка зур зыян сала.
Организмның авыруларга каршы торучанлы- гын арттыру максатыннан түбәндәгеләр киңәш ителә:
- Нигезен алоэ, каланхоэ һ.б. соклары, сыгынтысы тәшкил иткән, чыгышы буенча үсемлектән булган иммуно- модуляторлар,синтетик иммуномодуляторлар, иммуностимуляторлар кабул итегез.
-Төрләндереп, дөрес тукланыгыз. Тиешле күләм- дә витаминнар, микроэлементлар организмның эш- чәнлеге өчен кирәк булган матдәләр ныклы иммунитетның нигезен тәшкил итә. Суыклар чорында моно-диеталар турында оныты- гыз.
-Киеренке халәт белән көрәшегез. Моңа кызыксынуларыгыз буенча шөгыль (бию, театрга, музейга, кибеткә бару һ.б.) ярдәмгә килер.
- Иң кимендә 7-8 сәгать йоклау организмга үз функцияләрен тулысынча торгызырга мөмкинлек бирәчәк һәм физик, эмоциональ йөкләмәне җи- ңелрәк кичерергә ярдәм итәчәк.
- Витаминнар һәм кислород белән тулыландырылган үлән сироп- ларыннан кислород коктейле куллану паркта ике сәгать йөрүне яки 30 минутлык йөгерүне алмаштыру сәләтенә ия. Ул да иммунитетны күтәрә. Тик кулланыр алдыннан инструкциясен карарга онытмагыз.
Көндәлек чыныгу да организмның чирләргә каршы торучанлыгын арт- тыра. Тик моны алдан ук, салкын тиеп авыру куркынычы янау чоры башлан- ганчы ук, әкренләп эшләү мөһим.
Әгәр дә хезмәттәшләрегездә авыру билгеләре сизелә башлый икән, тирә- яктагы инфекциядән саклану өчен борыныгызга ок- солин яки виферон мазе сөртегез. Шулай ук муеныгызга берничә тамчы эфир майлары тамызылган эвкалипт, лаванда, кедр һ.б. белән аромамедальон тагып йөри аласыз.
Ешрак хуш исле майлар белән ванналар кабул итегез. Сез киеренкелек- тән арынган арада, майның актив матдәләре тире аша кан тамырына эләгеп, матдәләр алмашы яхшыра. Бу исә иммунитетны да күтәрә.
Авырган очракта исә, гадәттә табиб күзәтүе астында өй шартларында дә- валанырга була. Авыру ешрак ятып торырга тиеш. Күбрәк җылы эчемлекләр (чәй, баллы сөт), С витамины, вируска каршы дару- лар эчегез. Антибиотикларны табиб рөхсәтеннән башка кулланмагыз, чөнки ул вируска тәэсир итми, ә иммунитетны һәм дис- бактериоз китереп чыгарып эчәкләрнең гадәти микрофлорасын какшата. Тән температурасы 38-38,5 С булганда аны төшер- мәскә киңәш ителә, чөнки температураның болай күтәрелүе организмның авыруга каршы торуын, иммунитетка вируслар белән көрәшергә ярдәм итүен аңлата.
Әлмәт медицина профилактикасы үзәге

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров