Әлмәт таңнары

Сак булыгыз: талпаннар һөҗүм итә

Белгечләр чаң кага - салкыннар килү белән талпаннарның активлаша төшүе күзәтелә башлаган.

12 сентябрь көнне генә дә республика дәвалау-профилактика учреждениеләренә талпан кадалган 4139 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 25 проценты балалар.Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 1,6 тапкырга артыграк. Әлмәттә дә талпан кадалу очракларының артуы күзәтелә. Роспотребнадзор идарәсе белгечләре агачлыкларда, урманнарда булганда саклык чаралары хакында онытмаска киңәш итә. Талпан кадалу белән үк якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тәндә талпан никадәр озак торган саен, талпан энцефалиты йоктыру куркыныч шулкадәр зуррак була бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: