Әлмәт таңнары

Әлмәттә онкологик авыруларны иртә ачыклау максатында өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруны оештыру мәсьәләсе буенча семинар узды

Мәгълүм булганча, Россия Хөкүмәте сәламәтлек саклау өлкәсе алдына яман шеш авыруларыннан үлү очракларын киметү бурычын куйды.

Кызганычка каршы, авырып китүләр арта барганда (бу бигрәк тә 40 яшьтән соң күзәтелә, иң куркыныч яшь - 64) үлем-китемне киметү шактый кыен эш булып санала. Шуңа күрә бүген кешеләрнең үзаңы белән медицина белгечләренең тырышлыгын тиз арада берләштерү бурычы көн кадагына килеп басты. Әнә шуны күздә тотып, сәламәтлек саклау идарәсендә көньяк-көнчыгыш төбәге дәвалау-профилактика учреждениеләренең баш табиблары һәм белгечләре өчен «Онкологик авыруларны иртә ачыклау максатында өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруны оештыру» дигән темага районара семинар үткәрелде дә.

Идел буе федераль округының баш онкологы, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, медицина фәннәре докторы, профессор Рөстәм Хәсәнов сүзләренә караганда, бүгенге көндә шуны аңлау зарур: әгәр дә инде бу авыруны җиңеп булмый икән, димәк, аны тулы канлы яшәү мөмкинлегеннән мәхрүм итми торган хроник процесска әйләндерә белергә кирәк.

Бу уңайдан җаваплылыкның иң зур өлеше башлангыч звенога һәм республикабызда тормышка ашырылучы скрининг программаларына төшә. Һәркайда онкологик кабинетлар булдырылды, беренчел тикшерү кабинетлары һәм фельдшерлык-акушерлык пунктлары саклап калынды. Авыруларны ачыклау өчен болар бик мөһим. Милләтнең сәламәтлеген саклап калуда гомуми диспансерлаштыруның да әһәмияте искиткеч зур. Гәрчә бу шактый кыйммәткә төшә торган, гади булмаган проект саналса да (совет заманнарында омтылыш ясап караганнар иде), бу уңайдан тәҗрибә җитәрлек. Шул ук вакытта иртә диагностикасыз бернәрсә дә барып чыкмаячагын аңлау да бар.

Моны һәрберебез дә яхшы аңласак иде. Әгәр дә мин бүген үз сәламәтлегем турында үзем кайгыртмыйм икән, иртәгә инде соң булуы бар. Менә шуны истә тотып, вакытында табибка күренү зарур. Теоретик яктан алганда бөтен сәламәтлек саклау системасы да иртә диагностика белән шөгыльләнергә тиеш.

Диспансерлаштыруның чиктән тыш мөһим булуын кешеләр аңына ничек төшендерергә, аларны моңа ничек җәлеп итәргә соң? Бу сорауга Идел буе федераль округының баш онкологы бөтен технологияләр дә яхшы дип җавап бирде. Болар: мәктәпләрдә һәм уку йортларында чыгыш ясаулар, тәҗрибә күрсәткәнчә, моның нәтиҗәсе үз чиратында аларның әти-әниләренә дә барып җитә; уен белән бәйләп аңлату; «Пациент мәктәпләре» үткәрү; телдән һәм язма рәвештә чакырулар тарату; мәгълүмат стендларында информация урнаштыру; барлык массакүләм мәгълүмат чараларыннан менбәр буларак файдалану.

Гомуми диспансерлаштыруның максаты билгеле. Ул кешенең сәламәтлеге торышын бәяләүгә ярдәм итеп кенә калмый, куркыныч авырулар факторларын ачыклау, алар буенча чаралар күрү мөмкинлеге дә бирә. Сәламәтлек саклау министрлыгы сәламәтлегеңне бушлай тикшерүдән баш тартмаска һәм һәртөрле медицина тикшерүләренә җитди карарга киңәш итә.

Әлмәт үзәк район шифаханәсендә диспансерлаштыру мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли: поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Зөлфия Адельшева - 33-76-20, медицина профилактикасы бүлеге медсестрасы Әнисә Шәйхетдинова - 33-83-02. Шулай ук Әлмәт үзәк район шифаханәсе 1 нче поликлиникасының 14 нче кабинетына 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә дә була. Авыл кешеләре диспансерлаштыруны табиблык амбулаторияләрендә һәм авыл участок больницаларында үтә. Үзләре өчен бөтен кирәкле мәгълүматны да алар шунда ала алалар.

Лилия Сабитова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: