Әлмәт таңнары

Нефтьчеләр ярдәме белән медсанчасть яңа җиһазлар белән баетылды

"Ме­ди­ци­на мо­да тү­гел, аңа су­кыр­лар­ча ия­рер­гә яра­мый" - мед­сан­часть­та яңа юга­ры тех­но­ло­ги­я­ле җай­лан­ма­лар тәкъ­дир ит­кән­дә кли­ник-ди­аг­нос­ти­ка ла­бо­ра­то­ри­я­се мө­ди­ре Зөл­фия Де­тис­то­ва шу­лай ди­де. Хә­ер, бу та­би­бә­нең яңа тех­но­ло­ги­я­ләр­гә кар­шы чы­гуы тү­гел, ә бәл­ки үзе­без­дә дә чит ил­ләр­не­кен­нән ка­лыш­ма­ган ап­па­рат­лар җи­теш­те­ре­лү­ен ис­кәр­тү бул­ды.

Бу көн­не ме­ди­ци­на уч­реж­де­ни­е­се­нә бы­ел кай­тар­тыл­ган бер­ни­чә ап­па­рат­ны тәкъ­дир ит­те­ләр. Ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те ге­не­раль ди­рек­то­ры­ның кадр­лар һәм со­ци­аль үсеш бу­ен­ча урын­ба­са­ры Рөс­тәм Мө­хәм­мә­ди­ев бил­ге­ләп үт­кән­чә, "Тат­нефть" рес­пуб­ли­ка­ның көнь­як-көн­чы­гы­шын­да яшәү­че­ләр­нең сә­ла­мәт­ле­ге­нә хә­ер­хаһ­лы. Лә­кин мед­сан­часть нефть­че­ләр­нең ае­рым игъ­ти­ба­рын­да. 5 ел элек бә­я­се мил­ли­ард ярым сум, бә­һа­се чик­сез са­нал­ган тө­бәк ме­ди­ци­на ди­аг­нос­ти­ка үзә­ген саф­ка бас­тыр­ды­лар. Дә­ва­лау уч­реж­де­ни­е­сен яңа җай­лан­ма­лар бе­лән тәэ­мин итү һәм мәгъ­лү­мат­лаш­ты­ру өчен дә ак­ча кыз­ган­мый алар. 2013 ел­ның уз­ган чо­рын­да гы­на да, мә­сә­лән, мед­сан­часть­ны за­ман­ча җай­лан­ма­лар бе­лән җи­һаз­лау өчен ком­па­ния 23,8 млн сум ак­ча бү­леп бир­гән. За­ман­ча ап­па­ра­ту­ра рент­ген, ре­а­ни­ма­ция-анес­те­зи­о­ло­гия бү­лек­лә­рен­дә, ла­бо­ра­то­рия һәм опе­ра­ция блок­ла­рын­да урын ал­ган. Ком­па­ния һәм ра­йон җи­тәк­че­ле­ге, сә­ла­мәт­лек сак­лау ида­рә­се һәм ими­ни­ят ком­па­ни­я­лә­ре бел­геч­лә­ре, мас­са­кү­ләм мәгъ­лү­мат ча­ра­ла­ры вә­кил­лә­ре шул яңа­лык­лар бе­лән та­ны­шу сә­фә­ре­нә чык­ты да. Баш та­биб Мө­нир За­кир­җа­нов та­ныш­ты­ру­ны эн­дос­ко­пия бү­ле­ген­нән баш­ла­ды. Япо­ния фир­ма­сы­ның OLIMPUS CV-70 эн­дос­ко­пик ви­де­о­сис­те­ма­сы бү­лек бел­геч­лә­ре­нең го­рур­лы­гы. Хә­зер алар HD сый­фат­лы, ягъ­ни юга­ры дә­рә­җә­дә ачык су­рәт тө­ше­рү үз­ле­ге­нә ия җай­лан­ма­дан фай­да­ла­на. Ә бу үз чи­ра­тын­да ди­аг­ноз ку­ю­ны һәм ва­кы­тын­да ти­еш­ле дә­ва бил­ге­ләү­не җи­ңе­ләй­тә.

Нур ди­аг­нос­ти­ка­сы бү­ле­ген­дә ике рент­ген ап­па­ра­ты һәм PACS цифр­лы ра­ди­ог­ра­фия сис­те­ма­сын тәкъ­дир ит­те­ләр. «Мо­би­Рен-5МТ» күч­мә ап­па­ра­ты йө­рү мөм­кин­ле­ге чик­лән­гән па­ци­ент­лар­га рент­ген тик­ше­рүе өчен ку­лай. Бү­лек мө­ди­ре Марс Җи­һан­шин сүз­лә­рен­чә, икен­че ап­па­рат - «У­ни­КоРД-МТ» рент­ген-гра­фи­ка тик­ше­ре­нү­лә­ре­нең ту­лы спект­рын баш­ка­рыр­га сә­ләт­ле, эш өчен уңай­лы һәм ыша­ныч­лы ап­па­рат. Рент­ген су­рә­тен плен­ка­га тө­ше­рер­гә дә, ра­ди­ог­ра­фия компь­ю­тер сис­те­ма­сы аша элект­рон яз­ды­ру җай­лан­ма­ла­ры­на кү­че­рер­гә дә мөм­кин. Зур өс­тен­ле­ге шул - өс­тә­мә нур­ла­ныш ал­мый гы­на сө­як­тә­ге һәм йом­шак тән ту­кы­ма­ла­рын­да­гы үз­гә­реш­ләр­не дә ачык­лар­га бу­лы­ша. Бу шу­лай ук рент­ген су­рә­тен озак ва­кыт­лар сак­лау, ре­ак­тив­лар­га һәм плен­ка­га эко­но­мия ди­гән сүз. Өс­тә­ве­нә рент­ген су­рә­тен ра­ди­ог­ра­фия сис­те­ма­сы аша ди­аг­нос­ти­ка бү­ле­ген­нән те­лә­сә нин­ди та­биб, ми­сал өчен, трав­ма­то­лог ка­би­не­ты­на юл­лау мөм­кин­ле­ген ача. Мед­сан­часть ку­нак­ла­ры­ның да чи­рат­та­гы тук­та­лы­шы шул трав­ма­то­лог ка­би­не­тын­да бул­ды. По­лик­ли­ни­ка­ның хи­рур­гия бү­ле­ге мө­ди­ре Ис­кән­дәр Сө­ләй­ма­нов нур­ла­ныш ди­аг­нос­ти­ка бү­ле­ген­дә ясал­ган су­рәт­ләр­не компь­ю­тер эк­ра­нын­да ка­рау уңай­лык­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­де.

"Тат­нефть" яр­дә­ме бе­лән опе­ра­ция бло­гы­на за­ман­ча хи­рур­гия ге­не­ра­то­ры һәм уни­вер­саль дрель алын­ган. Би­ре­дә елы­на ур­та­ча 10 мең­гә якын опе­ра­ция яса­ла. Яңа җай­лан­ма­лар исә алар­ның са­нын та­гын мең ярым­га арт­ты­рыр­га яр­дәм итә­чәк.

Анес­те­зи­о­ло­гия-ре­а­ни­ма­ция бү­ле­ге­нә Гер­ма­ни­я­дә эш­лән­гән ясал­ма су­лыш ап­па­ра­ты кай­тар­тыл­ган. Хә­зер би­ре­дә бу­газ­ны ти­шеп көп­шә куй­мый­ча да су­лыш яса­ту мөм­кин. Баш та­биб бил­ге­ләп үт­кән­чә, би­ре­дә­ге ап­па­рат яр­дә­мен­дә мәрт­кә кит­кән па­ци­ент­ка яр­ты ел дә­ва­мын­да ясал­ма су­лыш тәэ­мин итеп, авы­ру­ны тер­нәк­лән­дер­гән­нәр.

Кли­ник-ди­аг­нос­ти­ка бү­ле­ге мө­ди­ре Зөл­фия Де­тис­то­ва бы­ел эш­ли баш­ла­ган төр­ле про­филь­дә­ге 3 ав­то­мат ана­ли­за­тор ту­рын­да фи­ке­рен җит­кер­де.

- Алар­ны дө­рес кул­ла­ну тиз, тө­гәл һәм өз­лек­сез ла­бо­ра­тор тик­ше­ре­нү­ләр тәэ­мин итә­чәк. Яңа тех­но­ло­ги­я­ләр чи­рат­лар­ның ки­мү­е­нә дә сә­бәп­че, - ди­де мө­дир.

Бү­ген­ге ме­ди­ци­на ин­но­ва­ци­он про­ект­ла­рын һич ике­лән­ми ки­лә­чәк тех­но­ло­ги­я­лә­ре рә­те­нә кер­тер­гә мөм­кин. Хә­зер ор­ган­нар кү­че­реп утыр­ту га­дә­ти кү­ре­неш. Ел­дан-ел ди­аг­нос­ти­ка һәм дә­ва­лау өл­кә­сен­дә­ге га­җә­еп ачыш­ла­ры бе­лән га­лим­нәр сә­ла­мәт­лек сак­лау тар­ма­гын яңа дә­рә­җә­гә кү­тә­рә. Мо­ңа бәй­ле рә­веш­тә ке­ше­нең го­мер озын­лы­гы ар­та һәм яшә­е­ше ях­шы­ра. Ин­но­ва­ци­он про­ект­лар­ны дөнья ба­за­ры­на та­ны­ту бе­лән шө­гыль­лә­нү­че бер фонд "бү­ген авы­ру­ны ин­тер­нет аша дә­ва­лау их­ти­ма­лы" ту­рын­да яза. Мо­да гы­на тү­гел бу, әки­я­ти чын­бар­лык.

Ләй­лә­гөл Ми­на­е­ва

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: