Әлмәт таңнары

Менингиттан саклану өчен чисталык саклау мөһим

Үткән атна азагында Смоленск шәһәрендә менингиттан 7 яшьлек бала үлде.

Ахырдан ачыкланганча, кыз менингококк инфекциясе белән чирләгән. Бу инде - июнь аенда дүртенче корбан. Моңа кадәр дә Россия шәһәрләрендә шундый очраклар хакында ишеткән идек. Мәсәлән, Ростов-Донда, Липецк өлкәсендә, Адыгеяда. Мәскәүдә дә берь­юлы 36 бала йогышлы авырулар хастаханәсенә эләккән. Әледән-әле ишетелгән хәбәрләр яшен тизлегендә тарала тора. Ә Универсиадага төрле илләрдән халык җыйган Казанда да йогышлы авырулар килеп чыкмасмы?

Юылмаган яшелчә, җиләк-җимеш әллә нинди чирләргә юл ача, ди белгечләр
- Әйе, авыручылар күп, ләкин эренле менингит белән сероз менингитын бутамагыз, - дип кисәтә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов. - Кайбер урыннарда кешене куркыту бара, чиргә караганда шау-шуы зуррак. Менингококк инфекциясе чыннан да куркыныч - авыр үтә. Кеше инвалид калырга да, үлеп китәргә дә мөмкин. Чир баш миен, үзәк нерв системасын зарарлый. Ә сероз менингиты җиңелрәк үтә, анысы үлем-җитемгә китерми.

Воронеж, Курск, Әстерхан, Түбән Новгород өлкәләрендә, Ханты-Манси округында, Краснодар краендагы хасталарга да сероз менингиты диагнозы куйганнар. Җәй көне бүтән төрле йогышлы чирләр килеп чыгарга да мөмкин бит. "Башкаладагы йогышлы авырулар хастаханәсенә эләккән 30дан артык баланың сәламәтлеге борчылырлык түгел, берсе дә авыр хәлдә реанимациядә ятмады", - дип тынычландырды бу көннәрдә Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты җитәкчесе Георгий Голухов. Аның фикеренчә дә, Ростов-Донда үлгән балада менингитның EV71 штаммы табылган. Әлеге вирус беренче тапкыр 2008 елда Кытайда ачыкланган. Ростовка да шул илдән килеп керергә мөмкин. Ә Липецк һәм бүтән төбәкләрдәге чир башка төрле энтеровирус.
Бактың исә бүген фән буенча әлеге тип вирусларның 71 төре билгеле икән. Менингококк вирусын лаборатор тикшерүләрдән соң гына төгәл ачыклап була. Ә энтеровирус инфекциясе чирләре җәйге чорларда арта. Чиста булмаган сулыкларда коену, юылмаган җиләк-җимеш, яшелчәләр ашау шуңа китерә. Кайбер чакларда эчәклек инфекциясеннән башланган чир сероз менингитына әйләнергә мөмкин. 98-99 очракта ул җиңелчә формада уза, диләр. "Җәйге эсселек быел 2-3 атнага алданрак килде, шуның белән бергә шул чорга гына хас авырулар да баш калкытты, - ди Сергей Осипов. - Халык күбрәк август, сентябрь, октябрь айларында чирли иде һәм алар гадәти, вакытлыча чирләр саналдылар. Дизентерия, сальмонеллез ише чирләрне әйтүем. Соңгы вакытта алардан дәвалану өчен көчле дарулар да уйлап табылды. Диагноз ачыклаучы лабораторияләр яхшырды. Әмма табигать тә тик тормый, яңа чирләргә юл ачыла".
Белгечләр кисәтүенчә, бер карасаң, сезонлы чирдән саклану чарасы да гади: кулны чиста тотарга, кавын-карбызны, җиләк-җимешне яхшылап юарга иренмәскә, теләсә нинди сулыкларда коенмаска, суны кайнатып эчәргә генә кирәк. Карбызларны кер сабыны, савыт-саба югыч сыекчалар белән юучылар да бар икән. Өйдә авыручы булганда да идәнне, савыт-сабаны хлор эремәсе салынган су белән юалар. Универсиадага килгән спортчылардан, әлбәттә, беркем дә белешмә сорамаячак. Бу кеше хокукларын бозу булыр иде.
"Элекке елларда су коену сезоны башлануга, йогышлы чирләр эләктереп, хастаханәгә эләгүчеләр кинәт артып китә иде. Быел алай түгел", - ди рес­публика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе бүлек мөдире Зөлфия Локманова. Ул безгә ситуацияне болайрак аңлатты:
- Менингококк инфекциясе белән елга 10-15 кеше авырый. Сырхаулар саны 25кә җиткән чаклар да була. Менингококк инфекциясе бик авыр үтә. Аның беренче билгеләре полиомиелит, гриппныкына охшаш: температура 38-40 градуска җитә, баш бик нык авырта, тән калтырый, күз кызара. Әлеге инфекция кешедән кешегә йога. Аның белән, гадәттә, кышын авырыйлар. Инфекция кешенең борын куышлыгында яши. 40 градус салкыннар булганда ул берничек тә тарала алмый, суыкта үлә. Ә җепшетә башлауга, җилле, дымлы көннәрдә таралу куркынычы зуррак. Хастаханәдә әлегә тыныч. Универсиада нәрсә күрсәтер тагын?" Әйе, безгә паникага бирелергә ярамый, тик Ходай сакланганны гына саклармын, дигән, анысын да онытмыйк.

"Ватаным Татарстан"

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: