Әлмәт таңнары

Малярия – куркыныч авыру

Ел саен республикада башка илләрдән малярия алып керү очраклары күзәтелеп тора. Әлмәт районында мондый очрак 2010 елда теркәлгән булган.

Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль службаның ТРдагы идарәсенең территориаль бүлеге баш белгече-эксперты Д.Вәлиева быел да район территориясендә черкиләр өчен уңай һава торышы булуын хәбәр итте.

Әлмәт муниципаль районында 40 тан артык сулык исәпләнә. Аларның 7 - анофелогенны. 6,5 гектар мәйдандагы әлеге сулыкларда малярияле черкиләрнең таралуы күзәтелә. Һәм, әлбәттә инде, шуның белән бәйле рәвештә малярия йоктыру мөмкинлеге саклана.
Нәрсә соң ул малярия һәм аннан үзеңне ничек сакларга була? Малярия - Азия, Океания, Африка, Үзәк һәм Іөньяк Америка илләрендә киң таралган паразит авыру. Озак һәм авыр баручы авыру вакытында бавыр һәм талакның зураюы, нәтиҗәдә аз канлылылык билгеләре күзәтелә. Йоктырганнан алып авыру башланганчыга кадәр 7-25 көн уза. Әмма беренче өянәкләр хәтта 8-14 айдан соң да башланырга мөмкин. Авыруның характерлы билгесе - көн дә яки ике, өч көннән соң кабатланырга мөмкин булган бизгәк өянәкләре. Шулай ук нерв системасы, бөер, бавыр һәм башка органнар авырулары булуы ихтимал. Өянәкләрнең туктавы авыру тулысынча терелде дигәнне аңлатмый. Берникадәр вакыттан соң авыру кире кайтарга мөмкин.
Малярия авыру кешедән малярияле черки тешләү юлы белән күчә. Эссе вакытта черкиләр аеруча актив. Малярия куркынычы булган территорияләр исемлегенә кермәгән урыннарда да бу авыруны йоктыру ихтималы зур. Д.Вәлиева авыруны гади генә кагыйдәләрне үтәп кисәтеп була ди. Иң беренче итеп черкиләр бина эченә кермәсен өчен ишек-тәрәзәләрне 0,8 миллиметрдан да артык булмаган вак тишекле челтәр белән капларга киңәш ителә. Марляны бу максатарда куллану уңайсызрак, чөнки ул тузан белән тиз каплана һәм һаваны начар үткәрә. Шулай ук черки тешләүне булдырмас өчен крем, гель, аэрозоль, спрей рәвешендә чыгарыла торган репеллентлар кулланыла. Әлбәттә, аларны инструкция буенча гына файдаланырга кирәк.
Шуны да онытмаска кирәк, черкиләрнең артуы сулыкларда гына түгел, җыелган суларда, сыешлыкларда, агач төпләрендә, санкцияләнмәгән чүплектә, консерв банкларында да була. Бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен сулы сыешлыкларны тыгыз итеп ябарга кирәк. Канауларны, буаларны үсемлекләрдән чистартып тору зарур. Аңлашылганча, каты көнкүреш калдыкларын бары тик тиешле урыннарга гына ташларга кирәк. Менә шул чакта безне малярия әйләнеп узар.
Әзерләде И.Апачаева.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров