Әлмәт таңнары

Әлмәттә заманча медицина үсештә

Кичә "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастена нефтьчеләр чираттагы бүләкләрен ясады - илебездә иң яхшылардан саналучы "MAGNETOM Aera" магнит-резонанс томографын тапшырды.

Медсанчастьта әлеге уңайдан аппаратны тәкъдир итү чарасы булып узды. Анда "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев, компаниянең профсоюз оешмасы рәисе Г.Яруллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Р.Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастеның баш табибы М.Закирҗанов, медицина хезмәткәрләре һәм журналистлар катнашты.

Моңа кадәр медсанчастьта "MAGNETOM Open" томографы кулланыла иде. Ел саен аңарда якынча 4 меңләп тикшерү уздырылган. Әмма хәзер әлеге аппаратта тикшерүләрнең сыйфаты заманча медицина таләпләренә җавап бирми. "Соңгы елларда дөньяда барган техник прогресс нәтиҗәсендә югары дәрәҗәдәге томографлар барлыкка килде һәм бүген магнит кыры 1,5 тесла куәт-ле булган аппаратлар диагностиканың "алтын стандарты"на әйләнде. Шуларны исәпкә алып, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Ш.Тәхаветдинов яңа томограф алырга дигән карарга килде. Моның өчен без Шәфәгать Фахразовичка рәхмәтлебез", - диде М.Закирҗанов һәм республикабызда әлеге томографның бердәнбер булуын билгеләде.
РМДЦ ачылган көннән алып медсанчастьта ТРның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә югары техноло- гияле медицина ярдәме күрсәтү буенча республика программалары гамәлгә ашырылуы барыбызга да мәгълүм. Биредә нефтьчеләрнең зур күләмдә финанс ярдәме күрсәтүләре нәтиҗәсендә операцияләр уңышлы ясала. Мәсәлән, ясалма кан әйләнеше шартларында йөрәккә 440 тан артык, йөрәк ритмының бозылуы белән бәйле 100 ләп операция, 3500 коронарография, коронар артерияләргә 1000 нән артык тикшерү уздырылган. Медсанчасть белгечләре яңа заманча ультратавыш системалары, наркоз-тын алу аппараты, операция заллары өчен күзәтү мониторлары һәм реанимация җиһазларыннан да файдалана. Нефтьчеләр төбәгебездә яшәүчеләр сәламәтлеген чын-чынлап кайгырта. Кайтартылган яңа томографка кардиология, неврология, ангиография, абдоминаль визуализация, ортопедия, сөт бизләрен тикшерү, онкология өчен клиник программа- аппарат пакетлары кертелгән. Моннан тыш, әлеге аппаратта кеше анатомиясен бик яхшы чагылдыручы уникаль технология урнаштырылган.
Медсанчастьның рентген бүлеге мөдире М.Җиһаншин "MAGNETOM Aera" магнит-резонанс томографының үзенчәлекләренә тукталып, шуларны бәян итте: биредә пациент өчен югары дәрәҗәдә уңайлыклар тудырылган, чөнки туннельнең эчке диаметры 70 см тәшкил итә, биредә иркен, якты, талгын музыка уйный; аппаратны куллануда экономия зур, ягъни гелийның парга әйләнү технологиясе системаны 10 елга бер тапкыр гына тулыландырып тору мөмкинлеген бирә (калган сканерларны 1-2 ел саен тулыландыру кирәк).
Чарада журналистлар беренче пациентны тикшерү барышын да күзәтте. Ахырдан Әлмәт кызы Ләйсән үзенең тәэсирләре белән дә уртаклашты: "Авыруларга тикшеренү өчен ерак барасы юк, үзебезнең шәһәрдә барлык уңайлыклар тудырылган. Биредә тикшеренү узып, алдан ук авыруны ачыкларга һәм кирәкле чаралар күрергә була. Үземне бик яхшы хис итәм".
Кыскасы, әйдәп баручы медицина үзәгендә әлеге томографның барлыкка килүе узып баручы елның мөһим вакыйгасы булып тора. Чөнки Әлмәттә дөнья стандартлары дәрәҗәсендә иң катлаулы авыруларны диагностикалауда яңа мөмкинлекләр ачылды.
Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Автор фотосы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров