Әлмәт таңнары

Әлмәттә медицина нәрсә белән «авырый»?

Табибка чират, кабул итүгә язылуда кыенлыклар, тар белгечләр булмау – безнең шәһәрдә медицинага кагылышлы мәсьәләләр исемлегендә иң борчыганнары әнә шулар булып чыкты.

Без аларны социаль челтәрләрнең берсендә берничә көн дәвамында тупладык. Инстаграмдагы аккаунтыбызда әлмәтлеләрнең шикаятьләре, сорау-үтенечләре, теләк-тәкъдимнәренә туры эфирда сәламәтлек саклау идарәсенең элекке җитәкчесе, хәзер үзәк район шифаханәсенең баш табибы Вера Головина җавап бирде.

Чират белән сынау

– Поликлиника коридорындагы чиратларны кыскартып буламы? Бу күпләрне борчый торган көнүзәк мәсьәлә.

– Проблеманы дистанцион язылу юлы белән хәл итәргә мөмкин. Тик менә интернет аша язылучылар пациентларның 57 %ын гына тәшкил итә, калганнары «тере» чиратка килүчеләр. Мин табибка килүне планлаштырып, алдан ук язылырга киңәш итәр идем. Моны РФ һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталлары аша, смартфон яки компьютер ярдәмендә эшләргә була.

Сайт/кушымтага кергәннән соң табибка язылуны, үзегез беркетелгән дәвалау учреждениесен, кирәкле докторны сайлау зарур. Сезнең алда якындагы 14 көнгә расписание ачыла. Яшел шакмаклар – буш урыннар. Үзегезгә уңайлы көнне һәм вакытны сайлагыз. Сүз уңаенда әйткәндә, соңгы вакытта расписание иртәнге һәм кичке сәгатьләргә бүленеп бирелә башлады.

Зур булмаган искәртү: әгәр сез кабул итүгә кичке вакытка язылып килсәгез, чиратта кеше күп булмавын күрерсез. «Тере» чираттагылар күпчелек иртән йөри.

Хәзерге вакытта кабул итү күләмен киметү һәм озак көтәргә туры килү тагын шуның белән дә бәйле: без Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан зур әзерлек эшләре алып барабыз. Бүген районда мең ярымнан артык сугыш ветераны һәм тыл хезмәтчәне гомер кичерә.

– Кешеләр буш шакмаклар күрмибез дип язалар.

– Алар бар. Бәлки андыйлар якындагы өч-дүрт көнне генә карый торгандыр – алга таба карасагыз, яшел «тәрәзчекләрне» күрерсез. Тар белгечләр белән хәл катлаулырак: гомуми практика табибларына караганда алар саны азрак. Ләкин аларга да буш урыннар була.

Зур үтенеч: берьюлы берничә кабул итүгә язылмасагыз иде, бу бигрәк тә яшь әниләргә кагыла.

– Участок терапевтына язылу авыр дигән сорау бар иде.

– 3 нче поликлиникада без «участокка бәйлелек» тамгасын алып ташладык. Ягъни порталга кергәндә сез берничә табиб фамилиясен күреп, арадан берсен сайлый аласыз. Үзәк район шифаханәсендә исә әлегә мондый мөмкинлек юк - бары бер генә табибны сайлап була. Әмма шикаятьләр тегендә дә, монда да бар.

– Күпләр табибларның үз участоклары буенча гына кабул итүләренә, башкаларны кабул итүдән баш тартуларына зарлана.

– Андый табибларга карата чара күреләчәк. Һәр гражданин кайсы гына табибка керсә дә, аннан медицина ярдәме алырга тиеш, җитмәсә алдан язылу буенча кергән очракта.

– УЗИ, ФГДС, ФКС, рентгенны озак көтәргә туры килүенә дә шикаятьләр аз түгел.

– Закон буенча, табиб билгеләгән очракта без аны 14 көн эчендә үткәрергә тиеш. 3 нче поликлиникада ФГДС һәм ФКС шушы кысалардан тайпылмый. Үзәк район шифаханәсендә исә ФГДСны көтү срогы ике көнгә кадәр. Ә менә әлегә ФКС үткәрү мөмкинлеге юк – аппарат ремонтта. УЗИны ике поликлиникада да төрле төрләр буенча 14 тән алып 30 көнгә кадәр срок эчендә үтәргә була.

Реклама

– Балалар офтальмологлары хакында аларга өч ел инде эләгә алмыйбыз дип язалар.

– Ике ел элек хәл катлаулы иде: нибары бер белгеч эшләде, икенче доктор эштән китте, өченчесе декретка чыкты. Хәзерге вакытта өч табиб та эшли. Буш шакмаклар да бар – алдан ук язылырга була. Моны үзегез булдыра алмаган очракта участок медсестрасы аркылы языла аласыз.

– Шундый мөрәҗәгать булды: бер ханым күз хрусталигын алыштыру буенча операцияне 2019 елның сентябреннән бирле көтә икән.

– Бу катлаулы операция. Татарстанда ул Әлмәт үзәк район хастаханәсендә һәм РКБда үткәрелә. Безгә ел саен үткәрелергә тиешле операцияләрнең билгеле бер күләме бирелә. Былтыр ул 600 иде. Бу күләмне июньдә үк тутырдык. Быелга күбрәк операция ясау мөмкинлеге бирделәр. Сентябрьдә язылганнар исемлеккә эләкте дип әйтә алам.

Поликлиникалар бар – докторлар юк

– Кадрлар җитмәү – шулай ук кискен тема. Көтү һәм консультация алу сроклары күп яктан табибның булу-булмавына бәйле бит.

– Белгечләр җитмәү дигән нәрсә, һичсүзсез, бар. Әйтик, үзәк район шифаханәсендә 43 участок, 34 гомуми практика табибы эшли. Участокка беркетелгән кешеләр саныннан чыгып караганда, шартлы норматив буенча бер табиб 1700 кешене кабул итә ала. Әмма кадрлар дефициты аркасында пациентлар саны 2500 гә кадәр арта. Расписаниедә буш шакмаклар булмавы бәлки шуның белән дә бәйледер.

3 нче поликлиникада хәл яхшырак: 25 участок һәм 22 эшләүче табиб. Әмма бу декретта булган яки укырга киткән табибларны санамаганда шулай.

– Белгечләр җитмәү проблемасын хәл итү өчен нинди чаралар күрелә?

– Гомумән алганда, мәсьәләне хәл итү өчен без федераль һәм республика программалары кысаларында эшлибез. Узган ел Татарстан һәм Россия социаль гарантияләренә өстәп, Әлмәт районы башкарма комитеты муниципаль программа да раслады.

Илебезнең төрле төбәкләреннән докторларны үзебезгә эшкә чакырабыз, һәркайсына торак бирелә. Моннан тыш, максатчан рәвештә укучылар белән эш алып барабыз. Күптән түгел муниципалитет мөстәкыйль рәвештә юлламалар бирергә, укытуга килешүләр төзергә хокук алды.

– Мәктәпне тәмамлаучылар аны ничек ала ала?

– Табиб булырга хыялланучы унберенче сыйныф укучыларының әти-әниләре яки алар үзләре үк Шоссейная урамы, 1в адресы буенча мөрәҗәгать итә ала. Үзең белән характеристика, 10 нчы сыйныф һәм 11 нче сыйныфның беренче яртыеллыгы өчен табельләр алып килергә. 18 яше тулмаган укучылардан әти-әнисенең ризалыгы да кирәк. Килгән кеше элемтәгә керү өчен мәгълүматлар калдыра. Без аларны урынга дәгъва кылучылар исемлегенә кертәбез. Бүгенгә анда 57 кеше исәпләнә инде.

– Мондый укытуга ничә кеше белән килешү төзелә?

– Элек Сәламәтлек саклау министрлыгыннан 4 урын ала идек. 2019 елда муниципалитет шуның кадәр урын бирде. Быелга әйбәт яңалыклар бар: министрлыкка 10 урынга заявка бирсәк, район башлыгыннан 20 студент-медикны укытуга алдан килешү алдык.

– Түбән Мактамада яшәүчеләр табиблар җитми дип зарлана.

– Проблеманы булдыра алганча хәл итәргә тырышабыз. Беркем дә игътибардан читтә калмаячак. «Земский доктор» дәүләт ярдәме программасы эшләп килә. Аның кысаларында авыл җирлегенә эшкә күчкән табибка миллион сум акча бүлеп бирелә. Анда шәһәр тибындагы бистәләр дә катнаша. Әгәр Түбән Мактама җирлеге башлыгы җир участогы бүлеп бирсә, эш тизләнәчәк.

Таня Шамбер

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: