Әлмәт таңнары

Әлмәткә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин килде

"Сәламәтлеге өчен иң беренче чиратта һәрбер кеше үзе җаваплы булырга, тазалыгы, потенциалы турында объектив картинаны белергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тиеш. Ә без сәламәтлек саклау системасында кешегә диагностик тикшеренүләргә, медицина күзәтүләренә килергә уңайлы булсын өчен шартлар тудырырга тиешбез" - ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин Әлмәткә киңәйтелгән медицина...

Әйтергә кирәк, һәркем үзвакытында медицина тикшеренүләре узсын өчен хәзер шартлар бар. Мисал өчен, күчмә флюорография комплексы, шулай ук күчмә цифрлы маммография кабинеты - әлеге заманча җиһазлар урында гына тикшеренергә мөмкинлек бирә. Сәнәгать предприятиеләрендә яки башка урыннарда эшләүчеләргә, авылларда яшәүчеләргә әллә кая барасы да юк. Тикшерү нәтиҗәләрен аппаратлар төшергән сурәтләргә карап тәҗрибәле табиблар чыгара.

- Бүген профилактика, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү өстенлекле бурычларның берсе булып тора, - диде министр урынбасары яңа технологияләр белән җиһазландырылган медицина автомобильләрен карап чыкканнан соң. - Заманча спорт объектларыннан яшьләр генә түгел, ветераннар да файдаланырга тиеш. Физик активлык - гомер озынлыгының аерылгысыз өлеше. Хәтта заманча медицинаның да үлемне киметү буенча мөмкинлекләре чикле. Ә кайда соң өстәмә потенциал? Ул кешенең зарарлы гадәтләрдән баш тартуында, сәламәтлеге турында җаваплылык алуында.

Адель Вафин сорауларга җавап биреп, узган ел беренчел медицина-санитария ярдәмен камилләштерүгә зур игътибар бирелүен әйтте. Билгеләп үтелгәнчә, бу программа быел да дәвам итәчәк. Әгәр узган елда 74 яңа ФАП төзелгән булса, быел аларның саны тагын 75 кә артачак. Поликлиника һәм табиблык амбулаторияләрен ремонтлау эше шулай ук туктамаячак. "Безнең бурыч - якындагы берничә ел эчендә беренчел оешмаларны тәртипкә китереп бетерү. Чөнки барлык ярдәмнең 80 процентын нәкъ менә беренчел челтәр учреждениеләре күрсәтә. Без шулай ук киләчәктә дә югары технологияле медицина ярдәмен дә үстерәчәкбез", - диде Адель Юнысович. Республикада соңгы елларда бу юнәлештә күп эшләнде. Әлмәт медсанчастендә дә төбәк югары технологияле үзәге төзелде. Бирелгән квота буенча пациентларга бушлай хезмәт күрсәтелә. Бу хакта медицина советында ясаган чыгышында Әлмәт сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин да билгеләп үтте. Узган ел биредә 1449 югары технологияле операция ясалган. Шуның 850 се йөрәккә, 108 е күз органнарына.

2012 елда сәламәтлек саклау өлкәсен финанслауга 1550,4 миллион сум җибәрелгән. "Татнефть" компаниясе генә дә сәламәтлек саклау учреждениеләренә ремонт уздыруга, медицина җиһазлары алуга 40 миллион сумнан артык өлеш керткән. Район җитәкчелегенең дә онкология диспансерына эшкә чакырылган табибларны, "Авыл табибы" программасы буенча яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү мәсьәләсен уңай хәл итүен ассызыклап үтәсе килә. Бу хакта Адель Вафин да искәртте. Әлмәт муниципаль районы "Сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү", "Һәркем куллана алырлык тирәлек" һәм башка максатчан программаларны гамәлгә ашыруда актив катнаша. "Демографик үсешкә ирешү - иң зур уңыш ", - диде Равил Хәйруллин. Мәгълүм булганча, туучылар саны артуы һәм үлүчеләрнең кимүе хисабына халыкның табигый үсүе дәвам итә. Бүген шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр саны 200305 кеше тәшкил итә.

Үлүчеләргә килгәндә, монда беренче урынны кан әйләнеше системасы авырулары белән дөньядан китүчеләр алып тора - 57,9 %. Туберкулездан үлүчеләр 2011 ел белән чагыштырганда 63,2 процентка арткан. Аның белән авыручылар 100 мең кешегә 72,9 кеше туры килә. Районда гомуми авырулар 6,1 процентка кимегән.

Быел да өстенлекле юнәлешләрне тормышка ашыру, медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү, электрон регистратураларны һәркайда эшләтү буенча һәм башкалар дәвам итәчәк.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: