Әлмәт таңнары

Әлмәткә Нобель премиясе лауреаты Валентин Герайн килде

Валентин Герайн: "Яман шешне җиңү юллары бар"

Калабызга Германиядән танылган галим, Нобель премиясе лауреаты Валентин Герайн килде. Ул журналистлар белән дә очрашты.

Валентин Герайн Караганда дәүләт медицина институтын тәмамлаган. 1980 елда Германиягә күчеп киткән. Табиб безнең илдә балаларны дәвалау өчен 12 онкогематология үзәгенә нигез салган. Нәкъ менә аның тарафыннан яман шеш китереп чыгаручы папилломатоз вирусы ачылган. 2008 елда әлеге ачыш Нобель премиясенә лаек булган.

- Без лауреат кына булдык. Премияне безнең төркем җитәкчесе, профессор Харольд цур Хаузен алды. Без премиягә тәкъдим ителгән елны ике ачыш булды. Аның берсе папилломатоз, икенчесе СПИД вирусы иде, - дип искәртте ул.

Профессор балалар практикасы табибы да, Франкфурт университетында педиатриядән укыта, кешеләрдәге папилломатоз вирусы проблемалары буенча тикшерү төркеменә җитәкчелек итә. Доктор Герайн күпме кешенең гомерен саклап калган, аңа дөньяның төрле почмакларыннан кешеләр агыла. Татарстанга килүе очраклы түгел икән. Ул энесе Иосиф белән дәвалаганнан соң Бөгелмәдә яшәүче авыруны озата килгәннәр. Һәм менә алар Әлмәт муниципалитетында да.

Валентин Герайн журналистларның сорауларына бик теләп җавап бирде. Медицинага, аеруча онкологиягә юл салуы юктан гына булмаган аның. Сөйләвенә караганда, алар Карлагта сәяси тоткыннар лагеренда дөньяга килгәннәр. Ике абыйлары шунда үлгән. Энесенең хатирәләре яңарудан күңеле тулды, хәтта сөйли алмаслык хәлдә тавышы карлыкты.

- Комендантның аты колынлаган иде. Миңа аның сөтен бирделәр, шуңа исән калдым, - диде өлкән Герайн. - Безнең янга әтинең Дүшәнбедә яшәгән абыйсы килә торган иде. 1955 елда ул килмәде. Безгә аны яман шеш ашаган, диделәр. Без моны аңламыйча бик озак уйландык...

Караганда медицина институтында белем алуы белән горурлануы да сизелде. Ул 1951 елда Казан медицина университеты базасында ачыла. Беренче укытучылары Казаннан була. "Бу бик көчле мәктәп иде. Германиягә ике миллионнан артык немец күчеп китте. Аларның 10 меңе табиблар, шуларның яртысы Караганда институтын тәмамлаучылар", - дип аңлатты безгә кунак.

Илебездә төзелгән онкогематология үзәкләренең тарихына килгәндә, балаларны яман шештән дәвалау үзәкләрен 1990 елда ук ачарга карар ителгән булган. СССР таркалу сәбәпле, планнарның барысы да тормышка ашмый, бер һәм икенче категорияле клиникалар гына эшли. Өченче категориялеләре соңрак ачыла.

- Дөньяга килгән йөз мең баланың дүртесе лейкоз белән авырый. Ул чакта өмет булмаган балаларны дәваларга кирәкми, балалар санын саклау өчен хатын-кызның йөклелекне өзүен 5 процентка киметергә кирәк дигән сүзләрне югары органнарда да әйттеләр. Әлбәттә, әгәр бу технологияне тормышка ашырсак, аның үз артыннан бөтен медицинаны тартачагын аңлаучылар да бар иде, - дип сөйләде табиб.- Баланы яман шештән, лейкоздан дәвалау өчен аның сәламәтлек торышын өйрәнүдән тыш, эхокардиография, эпилепсия өянәкләрен профилактикалау, энцефалография, компьютер томографиясе, кан салу станциясе һәм башкалар кирәк иде. Ул чакта В гепатитын йоктыру югары иде, СПИДның СССРга атлаган чагы. Минем монда килүем уңаеннан төрлечә фикер йөрттеләр. Әмма нәтиҗә күз алдында - үзәкләр эшли. Өченче категория үзәкләр Ельцин Президент булган елларда төзелде. Мин Казанда да булдым. Анда өченче категория үзәк эшли. Республика балалар хастаханәсе табиблары алдында башымны иям. Сездә медицина балаларны аңлау дәрәҗәсендә эшли.

Валентин Герайн Нобель премиясенә лаек булган ачышлары хакында да тәфсилләп сөйләде. Билгеләп үтелгәнчә, яман шеш авыруларының 70 проценты кешеләрдәге папилломатоз вирусы аркасында килеп чыккан. Бүген 162 вирус ачыкланган. Балаларда бугаз папилломатозы булганда аларга 250-300 тапкыр операция ясалырга тиеш. Шуңа күрә вакцина уйлап табарга кирәк дигән фикергә киленгән. Мондый вакцина табылган. Прививканы безнең балалар шифаханәсендә дә ясыйлар икән.

Валентин Герайн матбугат конференциясеннән соң калабызның онкология поликлиникасында булды. Ул күргәннәреннән канәгать калуын, биредә барлык шартлар тудырылуын билгеләп үтте.

Ирина Апачаева

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: