Әлмәт таңнары

Черки генә димәгез!

Көнбатыш Нил вирусы (шулай ук Көнбатыш Нил энцефалиты, Көнбатыш Нил бизгәге) - ахырга кадәр өйрәнелмәгән кискен вируслы авыру. Вирус йөртүчеләр булып черкиләр тора, ә кошлар һәм кимерүчеләр - инфекция резервуары.

Авыру вакытында нык агулану билгеләре: бигрәк тә маңгай һәм күз тирәләрендә көчле баш авырту, күз алмалары, муен һәм бил мускуллары авырту күзәтелә. Агулану нык көчле булганда берничә тапкыр косу, аппетит булмау, йөрәк тирәсе авырту, ул туктаган кебек хис, күкрәк читлегенең сул ягында башка начар тойгылар күзәтелә.
Нигездә тропик һәм субтропик төбәкләрдә таралган. Ә инде россиялеләр бу төбәкләргә күпләп чыга башлагач, бездә, бигрәк тә көньякта еш күзәтелә, чөнки анда вируска яшәү өчен шартлар кулайрак. Беренче чиратта кошлар, шулай ук ул кешеләр һәм күп кенә имезүче хайваннар (атлар, мәчеләр, ярканатлар, этләр, борындыклар, скунслар, тиеннәр, йорт куяннары һәм башкалар) авыру йоктырган черки тешләү нәтиҗәсендә бу вирусны эләктерә ала.
2011 елда Нил бизгәге белән авыруның беренче өч очрагы Волгоград өлкәсендә теркәлгән. Россиялеләр 2009 ел белән чагыштырганда, 2010 елда (523 авыру кеше) бу зәхмәт белән 60 тапкырга күбрәк авырганнар. Аларның күпчелеген 60 яшьтән өлкәнрәк булган пенсионерлар тәш-кил итә. Татарстанда авыру очраклары теркәлмәгән.
Көнбатыш Нил бизгәге июньнән башлап сентябрьгә кадәр күзәтелә. Авыручыларның 80%ы әлеге бизгәкне йоктыруны табигатьтә ял итү белән бәйли. Моннан тыш, су басу нәтиҗәсендә черкиләр күп күләмдә үрчегән подваллы йортлар да куркыныч тудыра.
Авыруны кисәтү өчен черкиләргә каршы көрәш алып барырга, бигрәк тә аларның үрчү урыннарын (сулыкларны, торак йорт подвалларын) эшкәртергә, бакчаларда су җыелып торган чокырларны, канауларны юк итәргә, черкиләрдән саклану чаралары күрергә (тәрәзәгә челтәр куярга, биналарны һәм тән тиресен репеллентлар белән эшкәртергә) кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: