Әлмәт таңнары

Иртүк чират алу урынлымы?

Шәһәрдә яшәүчеләрдән медицина хезмәте күрсәтүләргә карата мөрәҗәгатьләр булып тора. Әлмәт муниципаль районы иҗтимагый советы чираттагы утырышында шушы мәсьәләне дә тикшерде.

Иҗтимагый совет әгъзалары кешеләрдән кергән шикаятьләр буенча 3 нче поликлиникада, медсанчастьта, үзәк район шифаханәсендә тикшерү уздырган. Альфред Зәйнуллинның тикшерү нәтиҗәләре турындагы чыгышыннан күренгәнчә, 3 нче поликлиниканың шикаятьләр һәм тәкъдимнәр кенәгәсендә 2012 ел өчен нибары бер язу теркәлгән, анысы да - конкрет бер табиб адресына рәхмәт сүзләре.

- Поликлиникага ремонт күптәннән уздырылмаган, регистратурада чишенү урыныннан башлап зур чират, өс киемнәрен эләргә урын җитми, табиблар кабул итә торган кабинетларга да кешеләр тезелеп киткән, коридор һәм кабинетлар торышы авыр хәлдә, - диде Альфред Ибраһимович. - Агымдагы ремонт түләүле хезмәтләр күрсәтүдән кергән акчага уздырыла. Табибка талон алу өчен кешеләр иртәнге сәгать биштә үк чират алырга мәҗбүр. Поликлиникага керү өчен пандуслар юк.

Бу яктан үзәк район шифаханәсендә тәртип - пандус болдырдан алып табиб кабинетына кадәр илтә. Әмма хәл итәсе мәсьәләләр биредә дә бар.

Утырышта сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Равил Хәйруллин да катнашты. Ул күтәрелгән проблемаларга аңлатма кертеп узды.

- Регистратураларга иртән-иртүк чират алуның кирәге юк. Төштән соң аларда беркем дә булмый, - диде ул кешеләрнең талон алу өчен алдан ук язылып куюны оештырып булмыймы дигән соравына җавап биреп. - 1 июльдән барлык медицина учреждениеләрендә дә табибларга электрон язылу кертеләчәк. Бүген табиблар, белгечләр белән тәэмин ителеш түбән. Лаеклы ялда булган табибларны чакыруларга баруга җәлеп итәргә мәҗбүрбез. Ямьсез фактлар белән көрәшәчәкбез. Сәламәтлек саклау идарәсендә "кайнар линия" эшли, - диде ул.

Утырышның көн кадагына район башкарма комитетының кешеләрнең мөрәҗәгатьләре белән ничек эшләве мәсьәләсе куелган иде. Мөрәҗәгатьләр язмача да, муниципаль район сайты аша да кабул ителә. Узган елның тугыз аенда район башлыгына 821, башкарма комитетка 1886 мөрәҗәгать кергән. Сорауларның 24 проценты торак мәсьәләсенә кагылышлы. Коммуналь-көнкүреш сораулары да актуаль булып кала бирә. Шәһәрдә һәм районда төзекләндерү буенча зур эш алып барылуга да карамастан, бу уңайдан да мөрәҗәгатьләр күзәтелә. Мисал өчен, РТС, СУ-2, Иске Әлмәт халкыннан урамнарны һәм ишегалларын тәртипкә китерүне сораган хатлар кергән. Иҗтимагый совет комиссиясе күпчелек мөрәҗәгатьләр вакытында, ягъни алар теркәлгәннән соң 30 көн эчендә тикшерелә дигән нәтиҗәгә килгән.

Альфред Зәйнуллин архив эшенә карата да сораулар булуын бәян итеп, кешеләрнең эшчәнлектән канәгать булуын җиткерде, аларны бары архивның еракта урнашуы, бинаның ремонтланмавы, биредәге уңайсызлыклар, шартлар булмау борчый икән.

Иҗтимагый советка Тукай проспектындагы 41 нче йортта яшәүчеләрдән дә гариза кергән булган. Алар подъездларга керү урынының юл белән бер тигезлектә булуын, ишекнең туп-туры юлга чыгуын, автомобильләрнең нәкъ подъезд ишеге төбендә калдырылуын, кешеләр тормышына даими куркыныч янавын җиткергәннәр.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов бу сорауны идарәче компанияләр белән хәл итәргә кирәклеген билгеләп үтте, аны чишүдә йортта яшәүчеләрнең үзләрен дә актив катнашырга чакырды һәм мәсьәләне шәхси контроленә алуын әйтте.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: