Әлмәт таңнары

Хокуклар якланамы?

Үзәк район шифаханәсендә күрсәтелүче медицина хезмәтеннән әлмәтлеләр канәгатьме? Пациентларның хокукларын бозу очраклары күзәтелмиме? Әлеге сорауларга урынга барып җавап эзләделәр.

9 ноябрьдә шифиханәдә булып узган түгәрәк өстәл утырышында "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе вәкилләренә, ЦРБ җитәкчелегенә иминиятләнүчеләр үзләрен борчыган проблемаларны җиткерде, четерекле мәсьәләләрне күтәрде.

Шифаханәләргә барырга язмасын дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Әмма авыру беркемне дә читләтеп үтми, сәламәтлек какшаган саен ак халатлылар янына йөгерәбез, савыктырачакларына ышанабыз. Ә менә аларның гади халыкка мөнәсәбәтләре ничек соң? Табиблар турында төрле кыйссалар ишеткәнебез бар. Сер түгел, кайчакларда чәчләр үрә тора. Кеше өчен тормышта иң кадерлесе булган сәламәтлек өчен җавап бирүчеләрдән без, билгеле, яхшылык кына көтәбез. Өметләрнең акланмаган чаклары да була шул. Түгәрәк өстәл утырышына әнә шундый әлмәтлеләр килгән иде.

Федераль ташламага ия бер ханым җитәкчелеккә күпләрне борчыган сорауны җиткерде: исемлектә каралган, ягъни табиб тарафыннан билгеләнгән даруларның кайберләренең дәвасы юк, нәтиҗәдә, социаль җыелмадан файдаланучыларга үз акчаларына даруханәләрдән башка препаратлар сатып алырга туры килә. Каршы як сорауга ачыклык кертте: авыручылар теләгән дарулар исемлеккә кертелмәгән. Сорауга җаваптан шул аңлашылды, препаратлар исемлегенә гариза ярты ел алдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына юллана, шуңа да кирәк булган даруларны ахырдан өстәп булмый. Бу очракта әлеге сорауны җиткергән ханым белән шәхсән сөйләшәчәкләренә һәм аңа кирәк дарулар исемлеген янәдән караячакларына ышандырды җитәкчелек.

Очрашуга килгән икенче бер авыру шифаханәдә инвалидлыкка тикшерелеп йөргән чорда аның авырулар тарихы турындагы карточкасын югалтуларын белдерде. Аңардан башка, мәгълүм булганча, табибларга керү авырлыклар тудыра. Еллар буена алып барылган, хәтта Казандагы тикшеренү, дәвалану хакында да язмалар теркәлгән карточканы шифаханә хезмәткәрләре эзләп караячак, табылмаганда аны кабаттан торгызачак - апага шулай дип сүз бирделәр.

4 нче участокта табиб юклык та проблема. Анда беркетелгәннәр хәзерге вакытта башка табибка йөри. Әмма чират зур, кешеләрдә бу ризасызлык тудыра. Ялгызына икеләтә артык авыруларны кабул итү табибның үзенә дә читендер. Медицина белгечләре җитмәү бүген көн кадагында торучы мәсьәләләрнең берсе. Ул кайчан да булса чишелеш табармы - әлегә монысы мәгълүм түгел. Әлегә шунысы гына ачык: гади халыкка сәламәтлек өчен үзләренә көрәшергә туры киләчәк. Кызганыч, кайчакларда ак халатлылар белән.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров