Әлмәт таңнары

Грипптан саклану зарур

Грипп - гадәттә көзге-кышкы чорда була торган йогышлы авыру. Ул һава-тамчы юлы аша: йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә бер кешедән икенчесенә йога. Авырган кешедә кыска вакытлы бизгәк тоту, интоксикация, трахеялар һәм бронхлар зарарлану күзәтелә.

Грипптан саклануның иң яхшы чарасы - вакци- налаштыру. 90 процент очрак- та ул авыруны булдырмый кала яки аның җиңел формада һәм өзлегүләрсез үтүенә булышлык итә.
Вакциналаштыру "Сәла- мәтлек" өстенлекле милли проекты кысаларында үткә- релә. Агымдагы елның сентябрь-октябрь айларында Әлмәт районы медицина учреждениеләренә гриппка каршы "Гриппол" вакцинасы кайтарылды. Ул яңа буын вакциналар вәкиле булып тора һәм югары нәтиҗәлелек белән беррәттән, югары дәрәҗәдә куркынычсызлык профиленә дә ия.
Гриппка каршы иммунитет булдыруда беренче чиратта авыруны йоктыру куркынычы зур булган кешеләр төрке- менә зур игътибар бирелә. Гриппол вакцинасын балалар да, өлкәннәр дә җиңел кабул итә. Вакциналаштыру үткә- релгәннән соң 8-12 көннән антитәнчекләр барлыкка килә һәм кешенең иммунитеты 12 айга кадәр яхшы саклана. Актив профилактик иммун- лаштыруны алты айлык балалардан башлап өлкән- нәргә кадәр үткәрергә була. Бигрәк тә 60 яшьтән узган, хроник авыру белән интегүче, ОРЗ белән еш авыручыларга, мәктәп укучыларына, меди- цина хезмәткәрләренә, хез- мәт күрсәтү өлкәсендә, транспорт тармагында, уку йортларында эшләүчеләргә, хәрби хезмәткәрләргә при- вивка ясату зарур. ОРВИ белән авырганда, кискен эчәк авырулары булганда при- вивканы температура нор- мальләшкәннән соң ясатырга була. Тикшерүләр күрсәт- кәнчә, "Гриппол"ның яралгыга да куркыныч йогынтысы юк. Тик йөкле хатыннарны вакциналаштыру карарын бары тик табиб кына кабул итә ала. Йөклелекнең икенче һәм өченче триместрларында прививка ясату бигрәк тә куркынычсыз санала. Бала имезү дә прививка ясатуга комачауламый.
Гадәттә вакцина керт- кәннән соң тәндә үзгәрешләр күзәтелми. Сирәк очракларда гына кадаган урын авыртып, бераз кызарып торырга мөмкин. Кайбер кешеләрдә генә хәлсезлек, баш авырту, температура күтәрелү күзәтелә ала. Алар 1-2 көннән үзеннән-үзе бетә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 ноября 2017 в 08:59
    Сохранение родного языка
  • 18 октября 2017 в 10:51
    Здоров