Әлмәт таңнары

2012 елда Әлмәттә актив формалы туберкулез белән авыручы 5 сабый һәм 3 үсмер ачыкланган

Туберкулез - кешенең үпкәләрен, шулай ук сөякләр, буыннар, күзләр, бәвел-җенес органнарын зарарлаучы шактый куркыныч йогышлы авыру. 90 нчы елларда кечкенә генә Кох микробы (үзен ачучы немец табибы исеме белән аталган) бик нык таралып, туберкулез белән авыручанлыкны арттыра һәм хәтта үлем очракларына да китерә.

Ел саен бу куркыныч авыру миллионлаган кешенең гомере өзелүгә сәбәпче була.

Халыкта аның белән бомжлар һәм иректән мәхрүм итү урыннарында булучылар гына авырый дигән ялгыш фикер яшәп килә. Ләкин белгечләр моның ялгыш фикер булуын һәм туберкулез белән авыручыларның зыялылар һәм халыкның аз якланган катлаулары арасында да барлыгын искәртә. Начар туклану, торак-көнкүреш шартларының түбән дәрәҗәсе, өлкән яшьтә булу, эчүчелек, шикәр авыруы, онкология һәм ВИЧ-инфекция - туберкулез микобактериясенең юлдашлары менә шулар.

Иртә стадиядә авыруның билгеләре бөтенләй булмаска яки ул бик аз дәрәҗәдә беленергә мөмкин (хәлсезлек, аручанлык, аппетит булмау). Диагностиканың төп алымы - рентген флюорографик тикшерүе.

Журналистлар белән аралашыр алдыннан гына табиб-фтизиатр Фәрит Шәңгәрәев янына өлкәнрәк яшьтәге бер ир-ат килгән иде. Ул 1989 елдан бирле флюорография тикшерүе үтмәгән икән. Аның кебек үз сәламәтлегеңә бармак аша карау аянычлы нәтиҗәләргә китерергә дә мөмкин. Үзен-үзе яраткан, хөрмәт иткән һәр кеше ике елга бер тапкыр флюорографик тикшерү үтәргә кирәк икәнен бик яхшы белә. Ә менә шикәр диабеты, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, астма белән авыручы, бөерләре чирле, психик авырулары булган, эчүчелек дигән заман афәтеннән интеккән кешеләр елына ике тапкыр тикшерелергә тиеш. Туберкулез белән авыру-авырмауны мондый алым белән ачыклау иң нәтиҗәлесе. Шунысын да онытмаска кирәк: вакытында ачыкланган очракта туберкулездан котылырга мөмкин.

Агымдагы елның үткән тулы булмаган өч ае эчендә Әлмәт муниципаль районында 14 авыру очрагы ачыкланган, шуларның җидесендә - үпкә таркалу бара. «Туберкулез» диагнозы белән учетта торучылар саны 673 кеше. 21 мартка стационарда актив формалы туберкулездан 100 кеше дәвалана һәм 175 кеше ярты елдан да ким булмаган вакыт дәвамында амбулатор дәвалау үтә.

Авыруны тышкы яктан тану мөмкин түгел. Үпкә туберкулезын (барыннан да ешрак) үлемгә киретүче төп йогышлы авыру диләр. Ул һава-тамчы юлы белән авыру кешедән төчкергәндә, ютәлләгәндә, сөйләшкәндә күчә.

Балалар фтизиатры Миләүшә Закированың сөйләвенә караганда, 2012 елда актив формалы туберкулез белән авыручы 5 сабый һәм 3 үсмер ачыкланган. Алар республика туберкулезга каршы көрәш диспансеры базасында дәвалау үткәннәр.

Вакцинациядән баш тартып өлкәннәр бик нык ялгыша. Исегезгә төшерәбез: аның беренчесе бала тудыру йортында, аннан соңгысы алты ел узгач ясала. Диаскинтест препараты белән тирегә проба ясау - туберкулез инфекциясен идентификацияләүнең яңа мөмкинлекләре ул.

Лилия Сабитова

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: