Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Үзгәрешләр көтелә

Үзәк район шифаханәсе торышы, андагы шартлар район башлыгын канәгатьләндерми.

Әлеге мәсьәлә ТР Президенты белән очрашуда да күтәрелгән һәм аны төзекләндерүгә республика башлыгының фатихасын алган булган. Реконструкция өчен барлыгы 400 миллион сум акча таләп ителә. Мәҗит Салихов сүзләре белән әйтсәк, "Европа дәрәҗәсендәге шәһәр кысаларына сыешмаучы, узган гасырны хәтерләтүче үзәк район шифаханәсе" медсанчасть дәрәҗәсенә үк җитмәсә дә, үзгәрешләр гади халыкны сөендерерлек булыр әле дип ышанасы килә. Ә менә медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына нинди өметләр багларга? Киңәшмәдә әйтүләренчә, Әлмәттә 70 табибка кытлык бар. Бу мәсьәлә уртача хезмәт хакының түбән булуы белән аңлатыладыр - яшьләр шуңа безнең шифаханәләрне урап уза, мөгаен. Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан "2011-2012 елларга сәламәтлек саклауның кадрлар сәясәте" муниципаль программасы булдырылган иде инде. Яшь белгечләрне авылларга җәлеп итү өчен федераль бюджеттан 1 миллион, республика бюджетыннан 100 мең сум күләмендә дә акча бүленде (монысы үзен аклады, 7 табиб авыл җирлекләренә эшкә кайтты). Күрәсең, болар аз әле. Кем белә, бәлки үзгәрешләр җиле бу өлкәгә дә кагылыр?

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250