Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңа диагностик җиһазлы булдык

3 нче поликлиникада заманча кыйммәтле аппаратларны тәкъдирләү булып узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәләлдинов, район башлыгы Мәҗит Салихов, "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев катнаштылар.

Гомуми бәясе 6808000 сум тәшкил иткән әлеге яңа диагностика җиһазлары "Татнефть" ААҖнең иганәчелек ярдәме белән июль аенда сатып алынган. Ультратавышлы сканер, Япония фирмасында эшләнгән эндоскоп җиһазлары, күзгә кагылмыйча гына бер секунд эчендә күз эчендәге басымны ачыкларга ярдәм итүче "Тонометр 7 Reichert" аппараты, авторефрактокератометр (күз күременә компьютер диагностикасы), неврологиядә функциональ диагностика табиблары өчен "Нейрон-Спектр-4" аппараты заманча медицинаның барлык таләпләренә җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250