Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тиздән туберкулезлы кешеләрне мәҗбүри рәвештә дәвалый башларга мөмкиннәр

8 октябрьдә Алтай краеның Дәүләт Советы Русия Дәүләт Думасына шундый закон проекты тәкъдим итте.

Дөрес, чирлеләрнең бөтенесен дә мәҗбүри дәваларга җыенмыйлар. Мәҗбүри дәваларга тиешлеләр төркеменә туберкулезның йогышлы формалары белән чирләүчеләр һәм тикшеренүдән, дәваланудан аңлы рәвештә качып йөрүчеләр генә эләгәчәк. Андый авыруларны махсус ябык медицина учреждениеләренә салып дәвалау күздә тотыла.

Туберкулез чирен дәвалауны мәҗбүриләштерү турындагы тәкъдимнәр моңа кадәр дә кертелгән булган һәм хәзер суд карары нигезендә авыруны сырхауханәгә салырга мөмкин. Әмма авыру аннан теләсә кайсы вакытта чыгып, кайтып китәргә хокуклы. Әлбәттә, яңадан суд үткәреп, авыруны яңадан салырга булыр иде. Әмма бу бик чыгымлы, мәшәкатьле һәм озак процесс. Җитмәсә киребеткән авыру сырхауханәдән тагын чыгып китәргә мөмкин һәм моның өчен аңа бернәрсә дә булмаячак.

Яңа закон проектына кагылышлы проблемалар бик күп. Мәсәлән, туберкулез чире гадәттә социаль хәле, ягъни яшәү урыны начар булган, ачлы-туклы яшәгән кешеләр - бомжлар, мигрантларны "үз итә". Ә күпчелек сырхауханәләр, поликлиникалар мондый кешеләр белән, гомумән, эш йөртми. Аннан дәваланырга теләмәгән авыруларны кем судка бирәчәк? Табибларның күбесе үз өстенә җаваплылык алырга, әлеге мәсьәлә буенча суд юлын таптарга теләмәячәк, дип хәбәр итә "Татарстан яшьләре".

P.S. Русиядә ел саен 117 мең кешегә туберкулез йога. Аларның 57 проценты шунда ук дәвалана башлый, даими рәвештә тикшеренә һәм чирдән котыла. Ә менә 43 проценты яки бөтенләй дәваланып тормый, яки дәвалануны ахырына кадәр җиткерми. Бүгенге көндә туберкулез йоктыручылар артканнан-арта бара, авыручыларның 14 процентын әлеге чир кабергә кертә.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250