Сочига баручы Татарстан табиблары командасы составында Әлмәттән 14 белгеч тә бар
Бүген Татарстанның 95 табибы, Олимпия уеннарында һәм Паралимпия уеннарында медицина хезмәте күрсәтү өчен, "Сочига китте.
Бирегә республиканың 45 медицина учреждениесеннән 222 медицина хезмәткәре барачак. Аларның 129ы Паралимпия уеннарын уздыру чорына калачак.
ТР медицина персоналы "Фишт" Олимпия стадионында (77 кеше), "Русские Горки" трамплиннар комплексында (36 кеше), Тау авылының хастаханәсендә (90 кеше) һәм Тау медиа үзәгендә (19 кеше) эшләячәк.
16 нчы гыйнварда ТРнан медицина хезмәткәрләренең беренче төркеме Сочига киткән иде. 22, 28 гыйнварда 89 кеше юлга чыгачак.
Ерак юлга үз белгечләрен Әлмәт медицина көллияте, «Татнефть" ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте, Үзәк район шифаханәсе, Ашыгыч ярдәм станциясе һәм перинаталь үзәкле балалар шифаханәләре озатачак.
Фото: qzjlzyg.sosblogs.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа