Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россиядә психик авырулар саны арта

Россиядә психик авырулар саны 17 %ка арткан. Һәр дүртенче россияле депрессиядән интегә.

Ә ул үз чиратында эчкечелек, наркомания, үз-үзенә кул салу кебек нәтиҗәләргә китерә ала. Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко сүзләренә караганда әлеге авыруларны китереп чыгармау максатыннан чаралар күрү зарур.

Бүгенге көндә илебездә 3,7 миллион психик авыру кеше теркәлгән, шуларның 36 меңнән артыгы ел саен инвалид булып таныла. Аларның күпчелеген матди хәлләре шактый тотрыксыз булганнар тәшкил итә (күбесенчә ир-атлар һәм яшүсмерләр). Авыру сәбәпле үзләрен аңламаулары проблемасы белән бик еш очрашырга туры килә аларга. Белгечләр поликлиника, мәктәп, балалар бакчаларында психологларның җитешмәү проблемасын да чишү мөһимлеген һәм телевидение аша көчләүләр кебек яман күренешләрне күрсәтүне тыюның зарурлыгын кисәтә.

Беренче чиратта аз керемле аерылышу, эшсезлек кебек афәтләр кичергән россиялеләр авыруга дучар була. Матвиенко сүзләренә караганда бу психик депрессия, алкоголизм, үз-үзенә кул салуга китерә. Шуңа да тормышта барыбызны да сагалап торган стрессларны җиңү өчен беренче чиратта халыкның тормыш сыйфатын күтәрү зарур дип саный ул.

"Российская газета"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250