Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Медсанчасть белгечләре Лондонда узган IV халыкара корылтайда катнашты

Әлеге форумда, гадәттә, Европа, АКШ, Бразилия, Аргентина, Индия, Кытай һәм Япониянең әйдәп баручы клиникалары чакырыла.

Корылтайга Әлмәттән йөрәк-кан тамырлары хирургы Илдус Ягафәровның да баруы очраклы түгел. Медсанчастьтә йөрәк клапаннарын катетер ярдәмендә алыштыру (йөрәккә ачык операция зыянлы булган пациентлар өчен отышлы) темасы 2012 елда үсеш алды. Ул вакытта яңа алым белән ике уңышлы операция ясалды. Быел исә 5 шундый операция планлаштырыла. Шуңа күрә Әлмәт табиблары өчен техник сораулар, пациентларны әзерләү, операция вакытында һәм аннан соң мөмкин булган ялкынсынуларны кисәтү мәсьәләләре актуаль. Лондонга визиты барышында Илдус Ягафәров дөньяга билгеле экспертларның лекцияләрен тыңлау белән генә чикләнми, аңа йөрәк клапаннарын катетер ярдәмендә алыштыру алымының авторы Алан Крибье (Руан, Франция) белән аралашу да насыйп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250