Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә ВИЧ-инфекция хакында сөйләштеләр

Район башкарма комитеты каршында төзелгән СПИД, алкоголизм, тәмәке тарту һәм токсикоманияне профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында ВИЧ- инфекция белән бәйле сораулар каралды. Хафаланырга җирлек бар - эпидемия башыннан, ягъни 1997 елдан алып районда ВИЧ-инфекциянең 1968 очрагы ачыкланган.

Бүген СПИД-үзәктә 1141 кеше исәптә тора. Быел исә 99 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган. Шуны да онытмаска кирәк, болар мөрәҗәгать итүчеләр генә. Заман чирен бары анализлар ярдәмендә генә ачыкларга була.

Комиссия әгъзалары тәмәке, аның үсеп килүче буын арасында киң таралуы хакында да борчылып сөйләштеләр, моңа ничек чик кую хакында фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса