Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә теш табиблары инвалид балаларны кайгырта

Коррекцион мәктәп-интернатта стационар стоматология кабинеты ачылды.

Мөмкинлекләре чикләнгән кечкенә пациентлар мәктәптә теш табибына бара алалар. Әлеге мәктәптә терәк-хәрәкәт аппараты авырулы балалар белем ала, дәвалана. Әлмәт шәһәр стоматология поликлиникасы "ЛУКОЙЛ" хәйрия оешмасы, "РИТЭК" оешмалары үткәргән социаль-мәдәни проектлар конкурсының "Милосердие" ("Мәрхәмәт") номинациясендә 500 мең сум грант откан. Стоматология кабинеты нәкъ менә шушы проект ярдәмендә эшли башлый.

Күчереп йөртелә торган стамотология җиһазлары мәктәп-интернатның бөтен балалары да теш табибында дәвалангач, Әлмәт балалар йортына күчереләчәк.

Шулай ук хәрәкәтләре чикле һәм йөри алмый торган инвалид балалар өчен дә яңа стоматология җиһазлары кайтару планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250