Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәттә 33 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан

Гриппка профилактика максатыннан Татарстанда 1 млн. 13 мең 300 кешегә вакцина ясау планлаштырыла.

Бу - халыкның 26 проценты дигән сүз. Әлмәттә 33 мең кеше гриппка каршы прививка ясаткан инде. Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең төбәк бүлеге мәгълүматларынча, быел 57 мең ярым чамасы кешене вакцина белән грипптан саклау планлаштырыла. Шуларның 17 меңнән артыгы - 17 яшькәчә балалар. Вакцина белән барлык дәвалау учреждениеләре дә тәэмин ителгән. Белгечләр әйтүенчә, прививка авыру йоктыру ихтималын киметми, ләкин эләккән очракта аны өзлегүләрсез уздырып җибәрергә ярдәм итә. Узган ел 53 200 әлмәтле гриппка каршы прививка ясаткан булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250