Әлмәттә 30 лап бала тимрәү белән авырый
ТР Роспотребнадзор территориаль бүлегеннән хәбәр итүләренчә, авыру 24 балада ачыкланган һәм бу чик түгел. Тимрәү һәр атна саен теркәлеп тора.
Яшьләр бистәсендә 8 бала, Яңа Кәшер интернат мәктәбендә ике малай авырый. Шәһәрдә 25,23,20,13, 11, 10 һәм 6 нчы мәктәп, шулай ук медицина көллияте, АФИЭУиПда укучылар тимрәү йоктырган.
63, 55, 35, 33, 23 балалар бакчаларына йөрүчеләр арасында да авыру ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа