Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәтлеләр күңелләренә хуш килгән хастаханәдә дәвалана алачак

Киләсе елдан табиблар һәр пациентка мәҗбүри рәвештә ул дәвалана алган хастаханәләрнең исемлеген тәкъдим итәргә тиеш булачак.

Авырулар исә, шушы исемлектәге хастаханәләр арасыннан күңеленә хуш килгәнен сайлап алып, теләсә кайсы дәвалау оешмасына ку­рыкмыйча барып керә алачак.
Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә медицина оешмалары авыруларны норматив буенча буш урыннары булмаган очракта гына кире бора ала. Авыруның бу районда рәсми рәвештә теркәлмәве яки аның башка хастаханәгә беркетелгән булуы дәвалаудан баш тартуга сәбәп була алмый.
Дөрес, хастаханәләрдәге бүгенге вәзгыять тә әллә ни үзгә түгел. Авырулар кайсы медицина оешмасына барып дәваланачагын үзе хәл итә. Тик күп кенә хастаханәләрдә авыруны VIP-клиентлардан соң урын калса гына кабул итәләр. Яңа канун белән иң беренче чиратта әнә шушы гаделсезлекнең тамырына балта чапмакчылар.
Моннан тыш пациентлар дәвалаячак табибны да үзләре сайлый алачак. Тик яңалыкның бу өлеше әлегә ахыргача уйланып бетмәгән. Рәсми мәгълү­матларга караганда, хәзерге авыруларның яртысыннан артыгы профессорларда дәвалануга өстенлек бирә. Ләкин бер профессор кырыкка ярыла алмый. Шуңа күрә табибка закон нигезендә авыруны дәвалаудан баш тарту хокукы биреләчәк.
Медицина иминиятләштерүенең федераль фонды рәисе урынбасары Марина Баклашова сүзләренә караганда, иминиятләштерү фондына агымдагы елда халыктан 20 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. Алар барысы да поликлиникаларда хезмәт күрсәтүнең начар булуыннан зарланган.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250