Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әлмәт үзәк район шифаханәсендә уникаль операция ясалган

Әлмәтнең үзәк район шифаханәсенең офтальмология бүлегендә 32 яшьлек Евгений Горшков һәм тагын 5 кешегә уникаль операция ясалган.

Операция катарактаны факоэмульсификацияләү дип атала. Мондый операция җөйләрсез башкарыла һәм аннан соң кеше тизрәк аякка баса.

Яңа төр операция ясау буенча мастер классны Казанда урнашкан Республика клиник офтальмология больницасының табиб-офтальмологы Илсөяр Сабирова үткәргән.

Бөтен дөнья буенча катарактага каршы операция амбулатор операция булып исәпләнә. Операция 15 минут ясала.
Ә факоэмульсификация технологиясе белән эшләгәндә җөйләр салынмый. ALKON америка фирмасының аппаратлары һәм материаллары файдаланыла икән.

Операциядән соң авырулар 2-3 сәгать табиб күзәтүе астында булалар. Беренче нәтиҗәләрне инде 2-3 сәгатьтәнсоң күрергә мөмкин. Ә 30 көннән соң нормаль күрү сәләте кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250