Кешеләр табибларга талон булмаудан зарлана
Халык үзләрен борчыган сорауларны, шикаятьләрен "Халык контроле"нә юлларга өйрәнеп бара. Кемнедер юллар торышы борчый, икенчеләр ишегалларында балалар өчен уен мәйданчыклары булмаудан һәм башкалардан зарлана.
Медицина хезмәтләре уңаеннан кергән сораулар да байтак. Быел "Халык контроле"нә республикада яшәүчеләрдән поликлиника һәм шифаханәләргә карата белдерелгән 409 шикаять кергән. Кешеләр күпчелек медицина учреждениеләрендә белгечләрнең җитәрлек булмавыннан, чиратлардан, талоннарның җитмәвеннән, палаталар торышыннан зарлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа