Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипптан ясала торган прививка турында 3 уйдырма

1. Вакцинадан соң, киресенчә, авырыйсың

Әйе, грипптан соң, температура күтәрелергә, авыру билгеләре күзәтелергә мөмкин. Чөнки вакцина ясаганда грипп вирусының кисәкчекләре организмга керә, шул рәвешле авыруга карата иммунитет формалаша. Әмма бу кеше грипп белән авырый дигән сүз түгел. Вакцинадан соң тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелү нормаль хәл булып санала.

2. Гриппка каршы вакцина ясату зыянлы
Тавык күкәенең агына аллергия булган кешеләргә суык тиеп авырган вакытта прививка ясату киңәш ителми. Вакцинаның куркынычсызлыгы фән белән расланган, гамәлдә дәлилләнгән. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөрес сайланган вакцинаның нәтиҗәлелеге 90 процентка кадәр җитә, ди. Авырлы хатын-кызларга икенче, өченче триместрда прививка ясатсаң яхшырак. Балаларга килгәндә, биш яшькә кадәр сабыйларда иммунитет формалашып бетми. Шуңа да тотрыксыз организм вируслар белән көрәшә алмый. Бу очракта прививка ярдәмгә килә.

3. Прививка ясатсаң, беркайчан да авырмыйсың
Кызганычка, гриппка каршы вакцина, кызамык, кызылчага каршы ясалган прививка сыман ук, бөтенләй авырмау гарантиясе түгел. Әмма гриппка каршы прививка ясату инфекцияне җиңелрәк, өзлегүләрсез үткәрергә ярдәм итә. Әйтик, соңгы биш елда Татарстанда вакцина ясаткан кешеләр арасында грипп эләктергәннән соң, чире кискенләшкән яки үлемгә китергән бер генә очрак та теркәлмәгән.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса