Февраль аенда шоколад ашау мәҗбүри!
Бәхет гормоны серотонин бүленеп чыгуда шоколадның файдасы бик күп ди белгечләр.
Чын шоколадта какао була. Ә ул исә үз чиратында аксымга, углеводларга, клетчаткага, витаминнарга һәм антиоксидантларга бай. Шуңа да белгечләр февраль аенда - организмның көчсезләнгән чорында шоколад ашарга киңәш итә.
Кокохил дигән уникаль кушылмалар хәтта бит тиресе өчен дә файдалы икән. Картаю процессын киметеп кенә калмый, ә булган җыерчыкларны да бетерергә сәләтле була икән какао.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа