Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Дарулар белән тәэмин ителеш

Узган атнада видеоконференция режимында үткән республика селектор киңәшмәсендә дарулар белән тәэмин ителеш, ташламалы рецепт бәяләре дәрә җәсе, 7 югары чыгымлы авыру буенча программаны тормышка ашыру турындагы мәсьәләләр каралды.

Киңәшмәдә ассызыклаганча, узган ел республикада социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокуклы федераль ташламага ия булучылар саны 115811 кеше тәшкил иткән. Үзләренең хокукларыннан 2010 ел белән чагыштырганда 19 процентка артыграк кеше файдаланган. Быел ташламалы шартларда дару алырга 102672 кеше теләк белдергән. Тулаем алганда, федераль регистрның төбәк сегментында 373723 кеше исәптә тора.
Әлмәт муниципаль районына килгәндә, сәламәтлек саклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, федераль регистрда дәүләт социаль ярдәмен алуга хокуклы 4997 кеше санала. Дару средстволары һәм медицина билгеләнешендәге әйберләр белән бушлай тәэмин ителүгә хокукы булган 19257 кеше төбәк дәрә җәсендәге исемлектә. Болар - 3 яшькә кадәрге 7221 бала һәм авырулар категориясе буенча 12036 кеше. Федераль программа нигезендә 7 югары чыгымлы нозология буенча ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгечләре разнарядкасы буенча районның 123 кешесе ташламалы шартларда дарулар ала. "Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе" профиле буенча югары технологияле медицина ярдәме алган 78 пациент 154 рецепт буенча 133 мең сумлык дару препаратлары белән тәэмин ителгән.
Ташламалы шартларда дарулар белән тәэмин итү программасын тормышка ашыруда калабызның 8 дәвалау-профилактика учреждениесе, районның 6 амбулаториясе, 2 участок шифаханәсе, 51 ФАП катнаша.
Ташламалы рецептлар язуга хокукы булган барлык дәвалау-профилактика учреждениесендә даруханә һәм медицина учреждениеләре арасында дарулар турында онлайн режимында мәгълүмат алмашу буенча программа урнаштырылган. Бүгенге көндә ассортиментта федераль дәрәҗәдәге 525, төбәкнеке 240 исемдәге товар исәпләнә.
Узган ел барлыгы 111934 ташламалы рецепт язылган. Аның 74296 сы федераль, 32992 се төбәк дәрәҗәгә, 1265 е югары чыгымлы нозологиягә, 3227 се яңа туган балаларга бирелә торган сертификатка, 154 е ВМП буенча туры килә. 12 айда ташламалы категорияле кешеләргә барлыгы 110869 рецепт буенча 95 миллион 268 мең сумлык медикамент җибәрелгән.
Социаль хезмәтләр җыелмасыннан 2012 елда 10665 кеше баш тарткан. Тулы җыелмадан баш тартучылар саны 10425 булган. Дару белән тәэмин ителеш өлешеннән баш тартучылар 73 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта 179 кеше социаль хезмәтләр җыелмасының дару белән тәэмин ителеш өлешен яңарткан. Газета укучыларыбыз игътибарына шуны да җиткерәбез, ташламалы дару белән тәэмин итү сыйфатын яхшырту максатыннан 251 нче даруханә быелдан башлап "Татнефть" ААҖ медсанчастена беркетелгән.

И.Апачаева.

Фото: http://www.dislife.ru/upload/userfiles/2010_09_21/74f0f938366cac3b0e1bb725642446b0.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250